90 СЕЗОН

Яңалыклар

КИТТЕ… САУ БУЛЫГЫЗ, ДИМӘДЕ… («СӘХНӘ» ЖУРНАЛЫ, 21.01.19, АВТОР — НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА)

«Аның белән теләсә кем дуслаша алмыйдыр. Моның өчен ул күтәрелгән биеклекне чамаларга һәм үзең дә шул биеклектә торып калырга кирәктер. Рухына бөтенләй ят кешеләр белән бик үк аралашырга да яратмый бугай ул. Бу затның холкын нинди сүзләр белән билгеләп була? Гаҗәеп дәрәҗәдә сизгер, ялган-хәйләләрне белми, эчкерсез, гадел, мөгаен, тамырларында аксөякләр каны агадыр — нәзәкатьле, горур, аз гына тәкәббер һәм, әлбәттә инде, гүзәл! Әлбәттә инде, талантлы! Ул Башкортстанның Дүсән исемле иң гүзәл авылында туган, Уфада театр училищесын тәмамлаган (Аннары Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе). Салават театрында биш ел эшләгәч, Казанга күчеп килгән. Салаватта уйнаган еллар аның йолдыз булып күктә кабынган мизгелләре… Казан дигән калаларга, бәлки, татар дөньясын сагыну хисе китергәндер. Театр белән сәхнә яшәвенең бөтен мәгънәсе дип саный. Иҗат бәхетен, иҗат ләззәтен бернинди дан-шөһрәткә дә, мал-мөлкәткә дә алмаштырмас…»

Моннан 24 ел элек мин аңа шундый бәя биргән идем. Аңа — ТРның халык артисты, педагог, тәрҗемәче, инсценировкалар, җырлар авторы Тәслимә Фәйзуллина-Хәләфкә. Җан дустыма, сердәшемә… Бүген инде ул юк, ул ерак сәфәргә китте. Кешене исән чагында зурларга кирәк. Эшләгән эшләрен күреп мактарга да кирәк. Мин дә ничә тапкыр Тәслимә белән әңгәмә корырга талпындым. Узган ел артистка 65 яшен тутырды. «Әйдә, иҗатың бар, күпме шәкертләр тәрбияләдең, юбилей уңаеннан берәр язма әзерлик» дигәч: «Тукта, Тимерне яз, Зөфәрне яз, Нуретдинне яз, Зөлфияне яз, Гүзәлне яз, режиссёрны яз», — дип һаман үзен артка этәрде. Аны «мәңгелек йорты»на озаткан кичтә үк кулыма каләм алдым, әмма ярты юл да язып булмады. Хатирәләр ташкыны китереп буа да, сүз урынына ак кәгазьгә күз яшьләре генә түгелә иде. Без аның белән 1991 елда очраклы рәвештә генә таныштык. Кызым Алсу 19 көнлек кенә иде, ишектә кыңгырау чылтырады. Ачсам — озын буйлы, чибәр ханым елмаеп басып тора. Таныдым, билгеле. Артистка Тәслимә Фәйзуллина. Ул ерактан урап маташмады. «Без Зөфәр Харисов белән «Сихерче» әсәреңне сәхнәләштерергә җыенабыз, инсценировкасы әзер, хәзер укып күрсәтәм», — диде. Автор әсәргә бернинди хилафлык китермәгән, һәр сүзе минеке иде. Әлбәттә, шунда ук ризалыгымны бирдем. Спектакль бик әйбәт килеп чыкты, аның турында матбугатта «татар сәхнәсендә яңалык» дип яздылар. Әлеге уңыш, һичшиксез, Тәслимә белән Зөфәрнең хезмәте нәтиҗәсе иде. Әмма «Сихерче» ни сәбәпледер (аншлаг белән уйналса да), кинәт кенә репертуардан сызылды. Үзе баш героиня Сәвилә белән Убырны уйнаган Тәслимә моны бик авыр кичерде. Менә аның сүзләре: «Сихерче»не миннән башка да сагынучылар бихисап дисәм, һич тә ялган булмас. Бигрәк тә фикердәшем, сәхнәдәшпартнёрым Марсель Җәббаров. Ул үзенең ролен шундый ихлас әрнү белән сагына ки, кайчакта аны юатырдай сүзләр таба алмый аптырыйм да: «Әйе шул, әйе, шулай шул», — дим. Серле яшел урман да, югарыга — күккә үрмәләгән сукмаклар да, йолдызлар да, ай яктысында коенган Тәминдар белән Сәвилә дә, беркайчан да кабатланмаган геройлар иде… Алар белән бергә сәхнәдә генә тоеп булган бәхет тә офыкка кереп югалгандыр бәлки…» Мин дә «бәлки» дим. Бәлки Тәслимә җитәкчеләр алдында әз генә баш исә, әз генә горур кыяфәтен мескенлек чалымнары белән «бизәсә», спектакльнең гомере кинәт кенә киселмәс тә иде. Яраткан артистыбыз Әзһәр Шакиров тикмәгә генә мәрхүмәнең бәйсез холкы турында искәртмәде шул. Ә андый кешеләргә авыр, бик авыр! «Бер тамчы ярату» шулай ук дустымның үҗәтлеге һәм тырышлыгы белән сәхнә түренә менде. Баш героиня Рабига аның кебек үк горур хатын-кыз. Әй, уйнап та күрсәтә иде инде Тәслимә! Минем иҗатыма бер дә битараф түгел иде, һәр язган әсәремне тиз арада укып чыгар иде. «Кыргый» бәянын ошатмады. «Анда синең Җәмиләң — җебегән, ничек мондый хатынны ирләр яратсын инде», — диде. 2004 елда «Яңа татар пьесасы» конкурсында Тәслимә Хәләфнең минем «Ут күбәләге» повесте буенча эшләнгән «Утка очкан күбәләктәй» исценировкасы 1 урынны алган иде. 14 ел буе ул шуны Тинчурин театрында куйдырырга хыялланып яшәде. 14 ел буе өметен өзмәде!

Рәнҗеп-рәнҗеп көтте… Мөнәвәрә образына мөкиббән иде, аның белән янды, аны уйнаса, иҗат дөньясы түгәрәкләнер кебек иде. Тормышка ашмаган хыял… Үзен театр белән бәйләгән артистның фаҗигасе инде ул. Өметсезлек, чарасызлык шуннан башлана. Йөрәккә кан укмаша. Сәламәтлек бетә. Соңгы дистә елда талантлы артистканың рольләре берән-сәрән генә иде. «Еллар үткән саен актёр хезмәтен ныграк яратам», — дигән Тәслимә, нигә алай аз, дип төпченүчеләргә: «Аена унбиш тапкыр бәхетле булырга димәгән, миңа аның бер көне дә җитә», — дия иде. Эчтән генә сызланды, әлбәттә, тик сызлануын хәтта ки хезмәттәшләренә дә сиздермәскә тырышты. Очрашсак-күрешсәк яки сәгатьләр буе телефоннан сөйләшсәк тема берничә өлешкә бүленә, һәм аның һәркайсы дустым өчен — иҗатмы ул, театрмы, шәкертләреме, балаларымы — барысы да чиратта беренче, аның өчен монысы икенче дигән нәрсә юк иде. Тәслимә әдәби әсәрләр күп укыды, педагог буларак ул театр училищесы студентларын татар әдәбиятын яратырга өйрәтте. Һәрбер шәкертен күздә тотып үзе дә менә дигән әкиятләр язды. Шул пьесалары аша укучыларында актёрлык сәләтен ачты. Тәслимәнең тагын бер батырлыгы — иманлы, тәүфыйклы Булат исемле егет үстерде. Иреннән аерылып, ялгызы. Дустымның шәхси тормышы миңа мәгълүм, тик мин аны җиде кат йозакка бикләдем. Ачмыйм. Ике тәкә башы казанга сыймый, диләр. Ике талант иясе иде алар. Берсендә Бауман урамыннан кайтып бара Тәслимә. Кулында зур сумка. «Кибеттән Рөстәмнең китапларын уптым җыеп алдым, бәясен төшергәннәр, әрәм булып ятмасын, әйбәт шагыйрь бит ул, студентларга таратам», — ди. Улы Булат өйләнгәч бер-бер артлы оныклар туды, аларның саны бишкә җитте. Соңгы икесе игезәкләр иде. «Инде аякландылар, итәгемә тотынып йөриләр», — дип сөенде Тәслимә. Ул бернинди режиссёрга да бәйләнмәгән әни һәм дәү әни ролен Аллаһы Тәгалә бүләге дип санады.

Нәбирә Гыйматдинова

«Сәхнә» журналы №1, (21.01.19)