90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кем ул Мөдәррис Әгъләмов?

Хөрмәтле тамашачыларыбыз! 30 нчы июньдә театрыбызда Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның иҗаты һәм биографиясе буенча “Галәм. Әгъләм” шигъри-музыкаль спектакле дөнья күрәчәк. Режиссеры – Туфан Имаметдинов. Игътибарыгызга артистларыбыз һәм күренекле шәхесләребезнең гаҗәеп талант иясе Мөдәррис Әгъләмов турындагы кайбер фикерләрен тәкъдим итәбез.