90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кайгы уртаклашу

18 нче декабрь С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры артисты, Татарстанның халык артисткасы Бәдриева Илүсә Әхмәт кызы вафат.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Илүсә Әхмәт кызының якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Сезгә көч һәм сабырлык телибез. Мәрхүмәнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмах түрләрендә булсын.