90 СЕЗОН

Яңалыклар

Казанда Хакас милли драма театрының Зур гастрольләре узды

5-7 апрельдә Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының Зур гастрольләре үтте.

Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театры директоры Владимир Чустеев һәм А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының баш режиссеры Тимур Казнов катнашты.

Өч көн дәвамында татарстанлыларга дүрт спектакль тәкъдим ителде:

  • бөтен гаилә белән карар өчен исәпләнгән интерактив әкият – «Тайна замка на холме» спектакле (авторы – Т.Казнов, режиссеры – Тимур Казнов, 6+);
  • «Ханума» музыкаль комедиясе (авторы – А.Цагарели, режиссеры – Александр Кладько, 12+);
  • «Мастер и Маргарита» фантастик романы (М.А.Булгаков романы буенча, режиссеры – Т.Казнов, 14+);
  • «Хуу инейнiң тöллерi» («Мелодия коралловых бус») спектакле (авторы – Т.Майнагашев, режиссеры – Хакасия Республикасының халык артисты, Хакасия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Майнагашев, 12+).

«Сезнең тамашачыгыз бик җылы һәм игътибарлы, моны тою безгә рәхәт. Гастрольләр өчен без, чыннан да, көчле спектакльләр алып килдек. Мисал өчен, балалар спектакле тамашачыга тәэсир итә ала», – дип сөйләде А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының баш режиссеры Тимур Казнов.

Искәртеп узыйк, Зур гастрольләр афишасына ике театраль сезон премьералары кергән иде. Алар – Хакасия Республикасының массакүләм мәгълүмат чараларында (ММЧ) киң резонанс алган, халыкара театр фестивальләрендә һәм эшлекле очрашуларда зур бәя бирелгән иң яхшы постановкалар.

 «Бездә елына уртача биш премьера, шул исәптән балалар спектакле, чыга. Без «Кече шәһәр театрлары» федераль программасына кертелгән. Шул сәбәпле, без читтәге режиссерларны чакыра алабыз», – ди А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театры директоры Владимир Чустеев.

Искәртеп узыйк, 25-27 апрельдә «Зур гастрольләр» төбәкара программасы кысаларында Тинчурин театрының Абакан шәһәрендә (Хакасия республикасы) гастрольләре узачак. А.М. Топанов исемендәге Хакас милли драма театрында 25 апрельдә 18.30 сәгатьтә тамашачылар «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясен (авторы – Т.Миңнуллин, режиссеры – Р.Гарипова) күрә алачак. 26 апрельдә 11.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә – «Тылсымлы арена» әкияте (авторы – Ш.Фәрхетдинов, режиссеры – К.Гатауллин) тәкъдим ителәчәк. 26 апрельдә 18.30 сәгатьтә – «Беренче театр» комедиясе (авторы – Г.Камал, режиссеры – И.Гарифуллин), 27 апрельдә 17.00 сәгатьтә «Ашина» мистик драмасы (авторы – Р.Зәйдулла, режиссеры – И.Казакбаев) күрсәтеләчәк.

Казанда Хакас милли драма театрының Зур гастрольләре узды Казанда Хакас милли драма театрының Зур гастрольләре узды
Казанда Хакас милли драма театрының Зур гастрольләре узды Казанда Хакас милли драма театрының Зур гастрольләре узды