90 СЕЗОН

Яңалыклар

Иртәгә без Лаешта чыгыш ясыйбыз!

К.Тинчурин театры мәдәниятнең барлык өлкәләрендә дә киң колач белән хезмәт куя. Балалар өчен булган иҗатта да актив эшли. Бөек режиссер, К.Станиславский әйткәнчә: «Балалар өчен олыларга уйнаган кебек уйнарга, ләкин балалар өчен тагын да тырышыбрак, яхшырак, нечкәрәк, камилрәк иҗат итәргә кирәк!»

Театрыбыз балаларны милли рухта тәрбияләү өлкәсендә зур көч куя. Инде 2010 елдан бирле К.Тинчурин театрында драматург Ш.Фәрхетдиновның «Шүрәле онлайн» исемле әкияте зур уңыш белән бара. Әлеге спектакльне сез 10 сентябрь көнне, 15:00 сәгатьтә, Лаеш шәһәренең Үзәк паркында карый аласыз. Рәхим итегез! Ялларыгыз күңелле булсын!

Иртәгә без Лаешта чыгыш ясыйбыз!
Иртәгә без Лаешта чыгыш ясыйбыз!