90 СЕЗОН

Яңалыклар

Икенче «Театраль квиз» узды

26 мартта икенче «Театраль квиз» узды. Чарада Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, Казан медицина көллияте студентлары һәм театрыбыз волонтерлары — «ВолонТин» командасы катнашты.

Уенны Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова һәм М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Резедә Сәләхова бәяләде. Чараны Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов һәм Гөлназ Гыймадиева алып барды.

Җиңүчеләргә Тинчурин театры һәм иганәчеләребез — «Мир» кинотеатры, «Хәзинә» милли сәнгать галереясе һәм Татар халкының көнкүреш музееннан шәп бүләкләр тапшырылды.

Икенче «Театраль квиз» узды Икенче «Театраль квиз» узды Икенче «Театраль квиз» узды Икенче «Театраль квиз» узды Икенче «Театраль квиз» узды
Икенче «Театраль квиз» узды Икенче «Театраль квиз» узды Икенче «Театраль квиз» узды Икенче «Театраль квиз» узды Икенче «Театраль квиз» узды