90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Идел-йорт» театр коллективлары өчен мастер-класс!

10 нчы март Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» төбәкара театр коллективлары өчен мастер-класслар булачак. Әлеге кызыклы, файдалы мастер-класслар театрыбызның талантлы артистлары, хезмәткәрләре тарафыннан катнашучыларның осталыкларын үстерү максатыннан үткәреләчәк.
Кич, 18.30 сәгатьтә, кунакларыбыз Л.Янсуар, Р.Гарипова әсәре буенча куелган “Карурман” спектаклен карый алачак.