90 СЕЗОН

Яңалыклар

Зөлфия Вәлиева: Ничә еллар пыскып торган иҗат учагым кабат кабынды (“Интертат”, автор – Алинә Айдарова, 21.06.19)

Укучым, тормышның тискәре якларын күрмәсәң, яшәве җиңелрәк. Тормышны, язмышны катлауландырмыйча, бар булганнан кәнәгать булып яшәргә тырышырга кирәк. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия апа бу хакыйкәтне аңлар өчен билгеле бер тормыш юлын үткән, психолог белгечлеген үзләштергән. Безнең әңгәмәбез барышында Зөлфия апа миңа бу сүзләрнең дөреслеген аңлата алды, сез дә, интервьюны укып чыккач, бераз булса уйланып алырсыз. Һәм түбәндәге сорауга да җавап табарсыз: сез бал кортымы, әллә инде чебенме?!..

 “Спектакльнең соңгы тапкыр күрсәтелүен, әлеге рольне соңгы тапкыр башкаруны хәбәр итмиләр”

–  Зөлфия апа, бу арада Тинчурин театры сәхнәсендә сирәгрәк күренә башладыгыз димме соң?

– -Моның белән килешмичә мөмкин түгел. Рольләр дә юк түгел, ике ел элек режиссер Резидә Гарипова белән “Өченче бүлмәдә эт яши” спектаклен куйдык. Әлеге спектакльдә төп рольнең берсен башкардым. Тик аны инде ике сезон дәвамында куймыйлар, шуңа күрә әйтеп китәсем килә: билгеле бер спектакльнең соңгы тапкыр күрсәтелүен, әлеге рольне соңгы тапкыр башкаруны хәбәр итмиләр. Ә мин әлеге спектакльне ай саен көтәм. Камал театрында бик матур йола бар. Аны безгә дә күчерсәк әйбәт булыр иде. Спектакльнең башка уйналмавын тамашачы да белә, артист та минем кебек өметләнеп яшәми. Театр сөючеләр һәм артист үзе спектакль белән матур итеп саубуллаша ала.

– Гомумән, хәбәр итмиләр әллә? Һаман көтәсезме?

– Әйе, мәсәлән, “Сүнгән йолдызлар” спектакле белән дә шулай булды. Ә мин бит аны ничә сезон көтеп яшәдем…

– Төгәллек кертикче: ничә елга ничә роль бирделәр?

– Баш режиссерыбыз Рәшит Заһидуллин белән сигез ел элек “Төн яна учакта” спектаклен куйган идек. Аннан соң Резидә Гарипова мине өч роль белән сөендерде: “Өзелгән яфраклар”, “Яшерен эзләр” һәм “Өченче бүлмәдә эт яши” спектакльләрендә. Әле беренче ике спектакльне айга бер куйсалар да, зур сөенеч. “Өченче бүлмәдә эт яши”не куярга уйласалар, спектакльне коллегалар белән янәдән өйрәнә башларга кирәк булачак дип уйлыйм (Бу җөмләне әйткәндә, Зөлфия апа елмаеп куйды).

– Бу әйтеп бетергесез аз. Сәбәбе нидә?

– Мин, беләсеңме, нәрсә дип уйлыйм?! Күптән әйтермен дип йөри идем, хәзер әйтә алам: безнең театрда билгеле бер вакытта буыннан-буынга күчү бозылды. Без яшь чакта өлкән буын артистлардан өйрәнә идек. Аларга карата хөрмәтебез зур иде. Хәзер дә шәхсән мин үзем өлкән артистларга соклану һәм ихтирам белән карыйм.

“Акча эшләү төп максат түгел иде”

– 4 июнь көнне сез һәм коллегаларыгыз Рөстәм Гайзуллин, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар “Нәзер” спектакле премьерасын тамашачыга тәкъдим иттегез. Сез дүртегез дә Кәрим Тинчурин театрында эшлисез. Ә премьера Ленин исемендәге мәдәният йортында булды. Ни өчен артистлар инде ияләшеп өлгергән сәхнәләрендә уйнамады? Ни өчен алар бары тик дүртәү генә?

– Бу юкка гына түгел, әлбәттә. Әлегә бер театрның да бу типтагы проектны булдырганы юк иде. Без берләшеп, директор янына кереп, мәдәният министрына бару теләген белдердек. Директор безгә рөхсәт бирде. Һәм без мәдәният министрының үзенә барырга булдык. Ирада Хафизҗан кызы безне колач җәеп каршы алды.

– Эшегездән үзегез кәнәгать булдыгызмы?

– Әйе, тамашачыларга да ошады. Озак кына рольсез утырганнан соң, үзеңнең яхшы артист булуыңда шикләнә башлыйсың. Ә бу проектны булдыргач, шикләр таралды, җиңел булып китте. Иң мөһиме – безне үз эшебез кәнәгатьләндерде. Безнең командада үз эшенең осталары булды. Һәм әлеге команданы, мәсәлән, биючеләрне, ут куючыларны, рәссамнарны, композиторны, хәтта режиссерны да без үзебез таптык.

– Нигә нәкъ менә дүртәү булдыгыз?

– Фикерләребез уртак иде, дүртебезнең дә әлеге проектны булдырасы килгән иде. Сөйләштек, уйлаштык. Дүрт кешелек пьеса таптык, режиссер Зиннур Сөләймановны чакырттык. Иң мөһиме – теләк! Безгә төннәрен дә эшләргә туры килде.

– Зиннур Сөләйманов сезнең өчен яңа кеше. Аның белән бер тандемда эшләү авыр булмадымы?

– Зиннур үз эшенең остасы. Режиссер һәр артистны тоя белергә тиеш. Образны һәм артистны ачу бер дә җиңел түгел. Зиннур өчен артист фикере дә мөһим. Ул безне ишетте, безнең эчке дөньябызны өйрәнеп, безне ача алды. Артист рольгә кереп, анда яши башласа, димәк, режиссер үзен эшен югары дәрәҗәдә эшләгән. Ул, пьесадагы Маһирә сүзләре белән әйтсәк, безнең пыскып торган учагыбызны кабат кабызып җибәрде.

– Рольләрне үзегез бүлештегезме?

– Әйе, һәм ул бер дә авыр булмады. Сюжетка күз салсак, егетләрнең берсе лагерьларда 15 ел булып, авыру хәлендә сугыштан кайта. Димәк, ул ябык, хәтта бераз кипкән булырга тиеш. Уены-чыны белән Рөстәм Гайзуллин премьерага кадәр ябыга алмавын белдерде. Һәм барысы да үз урынына басты. Ә Гөлчәчәк белән миненм рольләргә килгәндә, Гөлчәчәкнең татар телен камил белүе эшне хәл итте. Ул уйнаган Маһирә роленең сүзләре күбрәк. Менә шулай. Әлбәттә, режиссерның да фикере читтә калмады. Ул рольләрнең дөрес бүленгәне белән килеште.

– Бу проект белән акча эшли алдыгызмы?

– Эшләнгән акчабыз чыгымнарны каплады. Яңа сезонда гастрольләргә чыгып китәргә исәп. Димәк, без әлеге проекттан да акча өмет итәбез һәм проектыбыз дәвамлы һәм бәрәкәтле булыр дип ышанабыз. Әле спектакльне бер генә тапкыр күрсәтүгә карамастан, тамашачы тарафыннан зур кызыксыну уянды.

– Ни өчен премьера Тинчурин театры сәхнәсендә булмады?

– Театрның үзенең спектакльләре бар, даталар арасында буш көн юк иде. Кабатлаулар, гомумән, башка бинада узды. Һәм синең соравыңа җавап итеп: алда әле газиз Тинчурин театрыбыз сәхнәсендә дә, җитәкчелекнең ризалыгын алып, әлеге спектакльне күрсәтергә исәп бар.

“Акыллы хатын-кыз үзенең күбрәк эшләвенә басым ясамаячак”

– Сез бүген психология белгече дә. Ни өчен нәкъ әлеге юнәлешне сайладыгыз?

– Психологка укуыма беркайчан да үкенмәдем. Яшәештә кирәк була алырдай күп әйберләргә төшендем. Бүген сәламәтлекне кайгырткан кебек, җанны да дәваларга кирәк икәнен кеше аңлый. Кырык яшьтә күпләр кризис кичерә. Мин дә аңа тап булдым, ләкин ул еллар инде артта калды. Бүген бар да үз урынында.

– Кризис вакыты нәрсәдән гыйбарәт?

– Эштә дә кәнәгатьсезлек барлыкка килгән иде, “Зө-Ләй-Лә” белән дә чыгышлар сирәгәйгән иде, хатын-кыз өчен мөһим булган тышкы кыяфәтем дә үзгәрә башлаган иде. Кырык яшенә кадәр кеше хыялларын чыңга ашырам дип яши, планнар төзи. Ә кырык яшь узгач, кайсыдыр теләкнең инде чыңга ашмавын аңлый, тегесен булдыра алмавына төшенә.

– Кайсы хыялларыгыз чыңга ашмады?

– Тезеп әйтә алмыйм. Мәсәлән, опера җырчысы була алмадым. Консерваториягә дә укырга кергән идем хәтта, язмаган, күрәсең.

– Барысы да үз урынында, дисез. Сезнең өчен беренче урында нәрсә?

– Бүген тормышымда нәрсә мөһим икәнен төгәл беләм. Беренче урында – гаилә. Элек барысын да беренче урынга куярга тырыша идем. Имеш, барысына да өлгерермен… Психология буенча, беренче урында үзең булырга тиешсең. Бу – дөрес. Син үзеңне кайгыртмасаң, яратмасаң, калганнар да сиңа шундый ук мөнәсәбәттә булачаклар. Ир-атлар өчен дә беренче урында үзләре булырга тиеш. Икенче урында – ирем, ә ирләрнең икенче урынында – эш. Хатын-кыз гаиләнең эчке җылылыгын сакларга тиеш, ә ир тышкы мохит өчен җаваплы.

– Бу хакыйкәтне ирегез аңлыймы?

– Башта бәхәсләшә идек. Башка хатыннар кебек: “Нишләп мин синең кебек ук эштән өйгә кайткач, тагын эшләргә тиеш?” – дип әйтә идем. Җыештырырга, балаларны карарга, ашарга пешерергә һ.б. Соңыннан мин барын да аңладым: бар энергияңне эштә калдырырга кирәкми. Хатын-кыз үзенең энергиясен гаиләгә сарыф итәргә тиеш.

– Бүген ирләренә караганда хатыннары күбрәк эшләүче гаиләләр бар. Бу типтагы гаиләләргә сез ничек карыйсыз?

– Аларның икесенә дә бу хәл ошый икән, яшәсеннәр. Һәр гаилә – үзе бер дөнья. Минем күзаллавым аларга туры килмәскә мөмкин.

– Сезнең ирегездән күбрәк акча эшләгәнегез бармы?

– Бар иде. Акыллы хатын-кыз үзенең күбрәк эшләвенә басым ясамаячак. Әгәр дә гел әйтеп торсаң, ирнең ирлеге бетәчәк. Мин аны күрсәтми идем. Кайвакыт, бер баруда, илле мең эшләп кайта ала идем. Ирем Тәлгать ут куючы режиссер булып эшли. Ул стабиль рәвештә акча алып кайта, ә минеке – бүген бар, иртәгә юк.Тәлгатьне бөтен Казан артистлары хөрмәт итә. Хәтта Мәскәү җырчылары да, аны күргәч, сөенәләр.

““Зө-Ләй-Лә” таркалмаган”

– “Зө-Ләй-Лә” төркемен әйтеп үттегез. Ни өчен чыгышлар сирәгәйде?

– Мин сайлау алдында калган идем: я театр, я “Зө-Ләй-Лә” төркеме. “Зө-Ләй-Лә” таркалмады, бары тик мин Шәһәр филармониясеннән киттем. Без бүген дә җырлыйбыз, менә Эстониядәге Европа Сабантуена барып кайттык.

– Димәк, төркем таркалмаган?

– Юк, минем төп эшем Тинчурин театрында, ә “Зө-Ләй-Лә” төркеме белән төп эштән тыш эшлим. Ике Ләйсән Шәһәр филармониясендә эшли, шуңа күрә филармония үткәргән чараларда алар икәү җырлыйлар.

– Сез узара дусмы?

– Әйе, дуслар. Көн саен очрашып йөрмәсәк тә, концертлар вакытында без бик дус.

“Егетләрне артык якын китерми идем”

– Сез ирегез белән егерме ел яшисез. Авыр чаклар булдымы?

– Юк, авыр чаклар булмады, ирем – түземле кеше. Мин Тәлгатькә беркайчан да каты бәрелмәдем. Хатын-кыз еш үзен корбан итеп хис итә дә, иреннән артык күп көтә башлый. Өйләнгәнсең икән, син мине бәхетле итәргә тиеш. Бу – дөрес әйбер түгел. Гаиләнең таркалуы да, аның чәчәк атуы да хатын-кыз кулында. Үзеңне иреңнән көчлерәк итеп күрсәтү – гомумән, ахмаклык.

– Сез бүген хатын-кызларның артык мөстәкыйль булуы белән килешәсезме?

– Килешәм, һәм, минемчә, аларның күбесе хатын-кыз буларак бәхетле түгел. Көчле хатын-кызлар күңел түрендә көчсез, һәм алар аны яшерәләр. Андыйларга ир-ат табу авыр бирелә, чөнки ир-атлар артык көчле хатын-кыздан куркалар.

– Сез ирегездән җиде елга өлкәнрәк. Яшь аермагыз куркытмадымы? Бу факт сезне аннан көчлерәк итеп күрсәтмиме?

– Башта Тәлгатькә үземнең аннан өлкәнрәк булуымны гел исенә төшерә идем, ә ул бер көнне, йодрыгы белән өстәлгә сугып: “Менә шушы мизгелдән бу теманы ябабыз”, — диде. Шуннан егерме ел вакыт узды. Кешенең җитдилеге яшькә карамый, Алинә. Шуны әйтеп китәргә кирәк: беренче үбешүдән үк аның үз кешем икәнен аңладым. Әле һаман да ирем янында үземне бераз акылсыз нәфис кыз итеп хис итәм.

– Егерме алты тулганчы, мәхәббәт очратмаган идегезме?

– Егерме алты яшемдә үземә кияүгә чыкмаска вәгъдә биргән идем инде мин. Бер егет тә миңа туры килми дип уйлый идем. Үземне тулаем сәнгатькә багышларга кирәк дигән карарда идем. Ә мәхәббәткә килгәндә, мин беркайчан да егетләрне үземә артык якын китермәдем. Бер очрашудан соң кешенең миңа туры килмәгәнен аңлый идем.

– Егетләр сезне түшәкне уртак итәргә “чакыралар” идеме?

– Әйе, андый очраклар бар иде. Кайберләренә бәлки шул гына кирәк тә булгандыр. Соравыңны кайда алып барганыңны аңлыйм. Җавабым: мин бозык кыз булмадым. Горурлыгым аркасында, ирләргә тиз ачылмый идем. Егетләр белән бик тиз саубуллаша идем.

“3 сум 40 тиенлек попкорн балы белән тамак туйдырган чаклар булды”

– Артистларны бай яши, диләр…

– Бу, руслар әйтмешли, стереотип. Өйләнешкәч, без Тәлгать белән башта минем әтиләремдә тордык. Соңыннан тулай торакта җиде ел яшәдек. Әле хәзер дә хәтерлим: без бары тик никахлашкан гына идек, һәм тулай торакка кергәндә безгә: “Сезнең җенесләрегез төрле, бер бүлмәдә яши алмыйсыз”, — дигәннәр иде. Һәм без гариза язарга йөгердек. Бер айдан соң язылыштык. Туй үткәрмәдек.

– Туй күлмәге кияргә теләмәдегезме?

– Артист булгач, күлмәкләрнең төрлесен кидек, шуңа күрә әллә ни теләгем юк иде.

– Кире акча темасына әйләнеп кайтыйк. Димәк, акчасыз утырган чаклар да булды?

– 3 сум 40 тиенлек попкорн балы белән тамак туйдырган чаклар бар иде. Бер пачка майны бер атнага җиткерергә тиеш идек. Шулай да бүген бар да кешеләрчә, Аллаһка шөкер.

– Фатирда торасызмы?

– Әйе, унике ел элек ипотекага ике бүлмәле фатир алдык. Җиребез дә бар. Беләсездер, энем үлгәч, без аның кызын үстердек. Күп балалы гаилә буларак, без җирле булдык.

– Менә шушы баланы үстерәбез, дигәч, ирегез каршы булмадымы?

– Юк, иремнең тагын бер бөек сыйфаты – ул олы йөрәкле. Бер дә каршы булмады.

– Нинди машинада йөрисез?

– Безнең гаиләдә ике машина. Икесе дә безнең ил машинасы.

“Кеше тормышны үзе катлауландыра”

– Сез дөньяны яратасызмы?

– Әйе, ләкин дөньяны яратырга кирәк икәнен аңлар өчен озак вакыт кирәк булды. Үз-үзеңне кызганып яшәргә кирәкми. Корбан хәленә керсәң, бар нәрсәдән зарлана башлаячаксың. Үзеңне, дөньяны яратырга кирәк. Матур итеп киенергә, үзеңне сыйларга кирәк.

– Һәр кешенең дә матур итеп киенергә акчасы юк бит.

– Эшләргә, тырышырга кирәк. Син дөньяны яратсаң, дөнья да сиңа елмая. Тормыш үзе гади ул, кеше генә аны катлауландыра.

– Аллаһы Тәгаләгә ышанасызмы?

– Ышанам һәм табынам. Икенче балага озак узалмадым, шуңа күрә ураза тотарга булдым. Ураза беткәч, ике айдан соң балага уздым.

– Сезнең кәефегезне бозарга теләүчеләр буламы?

– Бар, ләкин мин аларны сизмәскә тырышам. Негатив кешеләрне мин үз янымда тотмыйм. Алардан тиз арада ераклашырга тырышам. Менә чебеннәр һәм бал кортлары бар, әйме. Беренчеләре, гадәттә, җир астында нәрсәдер эзлиләр, алар чәчәкләргә үрелеп тә карамыйлар. Ә бал кортлары бары тик матур чәчәкләргә куналар. Кешеләр дә шулай: бары тик матурлыкны күрә белергә кирәк.

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: Салават Камалетдинов

(21 июнь 2019)

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/madaniyat/z-lfiya-v-lieva-nich-ellar-pyskyp-torgan-i-at-uchagym-kabat-kabyndy-/