90 СЕЗОН

Яңалыклар

ЗӨФӘР ХАРИСОВ — ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХӨКҮМӘТЕ ГРАНТЫ ИЯСЕ

Бу көннәрдә иң алдынгы мәдәният, сәнгать һәм кинемотография хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан булдырылган грантларның җиңүчеләре билгеле булды.
Җиңүчеләр исемлегендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты — Зөфәр Харисов та бар!!!
Зөфәр Назыймович «Опора и авторитет» номинациясендә җиңү яулады.
Мөхтәрәм артистыбызны чын күңелдән котлыйбыз!!! Уңышлар, яңа җиңүләр телибез!!!