90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Дуслык күпере”ндә дуслык җиңде!

15 нче сентябрь, 13:00 сәгатьтә, Тинчурин театрында, Кәрим Тинчуринның 133 еллыгына багышланган, “Дуслык күпере” дип аталган өстәл теннисы һәм шашка буенча ярышлар узды. Әлеге ярышта Тинчурин, Камал һәм Кариев театры коллективы вәкилләре катнашты. Уенның нәтиҗәләре:
Шашка (хатын-кызлар арасында):
1 урын – Диләрә Фәттахова (Тинчурин театры);
2 урын – Лилия Камалиева (Тинчурин театры);
3 урын – Зөлфия Вәлиева (Тинчурин театры).
Шашка (ир-атлар арасында):
1 урын – Алмаз Гәрәев (Камал театры);
2 урын – Хәлим Җәләлов (Камал театры);
3 урын – Рәүф Гатауллин (Тинчурин театры).
Теннис (ир-атлар арасында):
1 урын – Илназ Гафиятов (Тинчурин театры);
2 урын – Алмаз Фәтхуллин (Тинчурин театры);
3 урын – Харис Хөснетдинов (Тинчурин театры);
Теннис (хатын-кызлар арасында):
1 урын – Гөлүсә Сөнгатуллина (Камал театры);
2 урын – Рузанна Хәбибуллина (Кариев театры);
3 урын – Рәзилә Әхмәтшина (Тинчурин театры).
Җиңүчеләрне котлыйбыз!!!