90 СЕЗОН

Яңалыклар

XII Республикакүләм Театраль Сабантуйга рәхим итегез!!!

17 нче август, 11:00 сәгатьтә, Теләче районы Сабантуй мәйданында XII Театраль Сабантуй уздырыла. Сәнгать әһелләре кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, милли көрәш кебек традицион уеннар белән беррәттән, бию марафоны, эстафета кебек үзенчәлекле ярышларда көч сынашачак. Оештыручылар — ТР Мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Теләче районы хакимияте. Барыгызны да көтеп калабыз! Яраткан артистларыгыз өчен җан атырга сез дә килегез!!!

2AKmaYH3Iuc