90 СЕЗОН

Яңалыклар

Идел буе районы ятимнәр йорты балалары К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында кунакта

26 нчы март, балаларны театрыбыз хезмәткәрләре сәнгать дөньясының нечкәлекләре белән таныштырды: баш администратор Зөлфия Бәшәрова сәхнә арты серләрен ачты, реквизит бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Самат Вәлитов реквизитлар белән таныштырып узды, ә бутафор бүлеге мөдире Вәлеева Әлфия аларның ничек итеп ясалулары турында сөйләде. Костюмнар бүлеге мөдире Выборнова Юлия спектакльләр өчен тегелгән костюмнарның кайда һәм ничек саклануын, постижер бүлеге мөдире Фәйзетдинова Кадрия гримм салу серләре белән уртаклашты. Кызыклы сәяхәттән балалар канәгать калды, театр тормышы белән таныштырулары өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

NTey1zqemIE

1X-uUVqmz1o 41AKO8kPofM -G1tNoTBgtM jg5XJa4w4QEOl7q-Msi6I4 OPMbm5741js Y6YKTslTJYE yaadnA4o9zs