90 СЕЗОН

Яңалыклар

ТЕАТР ЕЛЫ УҢАЕННАН КАЗАН ШӘҺӘРЕ МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА КУНАКТА

25 нче гыйнвар Казан шәһәре мәктәп укучылары К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына сәяхәт ясады. 2019 нчы ел – Театр елы уңаеннан оештырылган очрашуда музей мөдире Розалия ханым Чабатова укучыларны театрыбыз тарихы белән таныштырды, шулай ук бина буенча экскурсия ясады. Очрашуыбызның матур мизгеле булып, укучыларга “Али баба һәм өч карак” спектакле күрсәтелүен дә атап узарга кирәк. Укучыларга театр сәнгате серләрен ачу, театрыбыз белән таныштыру киләчәктә дә дәвам итәчәк.