90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында Равил ага Тумашевны искә алдылар

21 нче апрельдә режиссер, педагог, ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Рәхим улы Тумашевка 96 яшь тулган булыр иде. Театрда баш режиссер булып 1963-1985 нче елларда эшләгән. Равил аганың туган көне уңаеннан театрга кызы, доцент, филология фәннәре докторы Ләйсән ханым Тумашева һәм тормыш иптәше профессор, медицина фәннәре докторы Рөстәм Аббас улы Абдулхаев килде. Кунакларны театрның музей мөдире Розалия ханым Чабатова каршы алды. Музейда җанлы, җылы әңгәмә булды: Равил аганы зурлап искә алдылар, аның турында матур истәлекләр барланды. Кунаклар театр яңалыклары, булачак премьералар, планнар белән дә кызыксындылар. Ләйсән ханым театр музеена Равил Тумашевның шәхси архивыннан алып килгән фотографияләр, кызыклы кульязмалар, хатлар, грамоталар белән таныштырып, аларны музейга тапшырды. Очрашу бик эчтәлекле булды, Розалия Вәлиәхмәтовна хөрмәтле кунакларга зур рәхмәтләр җиткерде, спектакльләргә чакырып калды.

IMG_3803 IMG_3924 IMG_3939 IMG_3970 IMG_3981