90 СЕЗОН

Яңалыклар

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА «БАШМАГЫМ» СПЕКТАКЛЕ ПРЕМЬЕРАСЫНА ӘЗЕРЛЕК БАШЛАНДЫ

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды. Бүген коллектив Таҗи Гыйззәт һәм Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясен сәхнәләштерүгә кереште. Җәүдәт Фәйзи музыкасы. Спектакльнең режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Театрыбызның әйдәп баручы һәм яшь артистлары белән бергә чакырылган артист – Гөлнара Байназарова катнаша.

CA_L9492 CA_L9503 CA_L9505 CA_L9559 CA_L9568 CA_L9638 Золфэт Режиссер читка (2)