90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында фестивальдә уйнатылган смартфоннарны хуҗаларына тапшырдылар

1500 кешедән артык катнашучы арасында өч җиңүче билгеләнде.

13 ноябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсында уйнатылган бүләкләрне ияләренә тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, бүләкләр уйнатуда мәктәп һәм гаилә театрлары фестиваленең җанатарлары һәм катнашучылары — 1500дән артык кеше катнашты. Җиңүчеләр исемнәре 2 ноябрьдә, фестиваль гала-концертында, игълан ителде.

Смартфоннарга Камилә Әхмәдуллина, Салават Галәветдинов һәм Фәнгиз Фәттәров лаек булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов тапшырды.

Тинчурин театрында фестивальдә уйнатылган смартфоннарны хуҗаларына тапшырдылар Тинчурин театрында фестивальдә уйнатылган смартфоннарны хуҗаларына тапшырдылар Тинчурин театрында фестивальдә уйнатылган смартфоннарны хуҗаларына тапшырдылар