90 СЕЗОН

Яңалыклар

«ВолонТин»: Тинчурин театрында волонтерлар эшчәнлегенә старт бирелде

Пресс-релиз

Һәр теләгән кеше театр волонтерлары берләшмәсенә кушыла ала.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «ВолонТин» волонтерлык берләшмәсе эшчәнлегенә старт бирелде.

Шушы көннәрдә волонтерлар театр җитәкчелеге белән очрашты. Искәртеп узыйк,  театрның ирекле булышчылары гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының сайлап алу турларында волонтер буларак эшләргә дә өлгерде. Очрашу дәвамында аларга волонтер таныклыклары һәм махсус футболкалар тапшырылды.

Проектның максаты: театрда волонтерлык эшчәнлеген үстерү өчен шартлар булдыру, катнашучыларга үзләрен волонтер буларак күрсәтү өчен мөмкинлек тудыру, чаралар уздырганда волонтерлар тарафыннан ярдәм күрсәтү, шәһәр мохитендә волонтерлык идеяләрен популярлаштыру.

Шушы проект ярдәмендә волонтерлар – әле кичә генә тамашачы булганнар – театрның эчке кухнясы белән танышачак, театр өлкәсендә эшләү тәҗрибәсен алачак, актерлар һәм театрның иҗади төркеме белән аралашу мөмкинлегенә ия булачак; театр проектларында катнаша алачак.

Һәр теләгән кеше театр волонтерлары берләшмәсенә кушыла ала.

Элемтә өчен телефон: +7 906 116-34-20 – проект кураторы Эльгина Мөхәммәтдинова.

«ВолонТин»: Тинчурин театрында волонтерлар эшчәнлегенә старт бирелде «ВолонТин»: Тинчурин театрында волонтерлар эшчәнлегенә старт бирелде «ВолонТин»: Тинчурин театрында волонтерлар эшчәнлегенә старт бирелде «ВолонТин»: Тинчурин театрында волонтерлар эшчәнлегенә старт бирелде «ВолонТин»: Тинчурин театрында волонтерлар эшчәнлегенә старт бирелде «ВолонТин»: Тинчурин театрында волонтерлар эшчәнлегенә старт бирелде