90 СЕЗОН

Яңалыклар

Бәйрәм спектакле!

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Тинчурин театры Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган “Полиционер” музыкаль комедиясен тәкъдим итте. Театрыбызның гүзәл кызлары ир-егет тамашачыларыбызны ишек янында каршы алды, махсус фотозонада бергәләп сурәткә төште һәм бәйрәм белән ихлас котлады. Тәнәфес вакытында исә төрле кызыклы көч сынашулар, викторина уздырылды. Җитезләр һәм тапкырларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.