90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Бүген һәм һәрвакыт»

6 ноябрь 15.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оешуга 90 ел тулуга багышланган «Бүген һәм һәрвакыт» дип исемләнгән тантаналы музыкаль кичә узачак.

Концерт дәвамында театр артистлары һәм чакырылган кунаклар Тинчурин театры сәхнәсендә төрле елларда спектакльләрдә яңгыраган җырларны башкарачак. Тамашачыларны яраткан актерлары башкаруында танылган халык җырлары да, театрыбызда куелган спектакльләр өчен Салих Сәйдәшев, Исламия Мәхмүтова һәм башка авторлар тарафыннан махсус иҗат ителгән җырлар да көтә. Моннан тыш, концерт вакытында Хәния Фәрхи репертуарыннан Тәслимә Хәләф җырлары яңгыраячак.

«Бүген һәм һәрвакыт»
«Бүген һәм һәрвакыт»