90 СЕЗОН

Яңалыклар

Бүген Салават Хәбибуллинның гомер бәйрәме

Сез яшь, дәртле, талантлы

Туган көнегез котлы булсын!

Нәрсәгә генә тотынсагыз да, кулыгыздан һәр эш килә. Рольләрегезне дә җиренә җиткереп, тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп башкарасыз.

Театрыбыз каршында эшләп килгән «Могҗиза» инклюзив студиясе белән дә уртак тел табып, тандемда эшлисез. Болар барысы да Сезнең олы йөрәкле икәнлеген күрсәтә.

Яңадан-яңа рольләр, кызыклы проектлар һәм тормыш юлында үзегез кебек мәрхәмәтле кешеләр генә очравын телибез

Бүген Салават Хәбибуллинның гомер бәйрәме
Бүген Салават Хәбибуллинның гомер бәйрәме