90 СЕЗОН

Яңалыклар

Бүген педагог, актриса, Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә ханымның тууына 125 ел тулды

Шул уңайдан, Тинчурин театры артистлары аның каберен зиярат кылды.

Заһидә Тинчурина 1897 елның 13 июнендә Казанда дәүләт киңәшчесе, укытучы, асылзат Шаһбазгәрәй Әхмәров гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килгән. Әнисе Хәдичә морза Алкиннар нәселеннән, Казанның баш полицмейстеры, нәселдән күчүче асылзат Шаһиәхмәт Алкин кызы. Гаилә Казанда хәзерге М. Җәлил урамы һәм Профсоюзлар урамы чатындагы үз йортларында яшәгән.

1905-1908 елларда гаиләсе белән Петербургта яши. Габдулла Кариевның үтенече буенча, «Сәйяр» труппасында уйный башлый. Дүрт ел сәхнәдә трагик һәм драматик рольләрдә, Мохтар Мутин куйган спектакльләрдә уйный.

1988 елның 13 августында Казанда вафат була һәм Татар зиратында җирләнә. Вафаты алдыннан К. Тинчуринның үзендә саклаган истәлекле әйберләрен, кулъязмаларын, фотоларын Тинчурин театрына, шунда Тинчурин музее оештырырга васыять итә.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Бүген педагог, актриса, Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә ханымның тууына 125 ел тулды Бүген педагог, актриса, Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә ханымның тууына 125 ел тулды
Бүген педагог, актриса, Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә ханымның тууына 125 ел тулды Бүген педагог, актриса, Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә ханымның тууына 125 ел тулды