90 СЕЗОН

Яңалыклар

Бүген Земфира Досаевага 85 яшь тулган булыр иде

Татарстанның халык артисткасы Земфира Исхак кызы Досаева 1937 елның 12 октябрендә Мәскәү шәһәрендә артистлар гаиләсендә дөньяга килә. 1964 елда Казанга чакырыла һәм Республика татар күчмә – бүгенге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында артист булып эшли башлый. 1974 елда А.В.Луначарский исемендәге театр сәнгате институтын тәмамлый.

Татар театр сәнгате йолдызы З.Досаева иҗатының беренче көннәреннән үк үзен әйдәп баручы артистка итеп таныта. Ул иҗат дәверендә Фәүзия (“Әнә килә автомобиль” Ф.Яруллин), Нина (“Зарыгып көткәнем” А.Салынский), Галя (“Хыянәтче” А.Макаенок), Әминә (“Шикәрем син, балым син” А.Гыйләҗев), Хурия (“Ефәк баулы былбыл кош” А.Гыйләҗев), Мәдинә (“Җәяүле Мәхмүт” М.Кәрим), Гайнавал (“Ташкыннар” Т.Гыйззәт), Бану (“Хикмәтле доклад” К.Тинчурин), Рәсиха ( “Әниемнең ак күлмәге” Ш.Хөсәенов), Гөллия ( “Гармун уйный беләсеңме?” Т.Миңнуллин), Җиһан (“Аршин мал алан” У.Гадҗибәков), Октябрина (“Аты барның – дәрте бар” Н.Гаетбай), (Р.Хәмид “Исәнлеккә-саулыкка” Мәдинә) кебек югары профессионализм белән сугарылган бихисап рольләр башкарды.

Земфира Досаева 2022 елның 2 мартында Мәскәүдә вафат булды.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Бүген Земфира Досаевага 85 яшь тулган булыр иде Бүген Земфира Досаевага 85 яшь тулган булыр иде
Бүген Земфира Досаевага 85 яшь тулган булыр иде Бүген Земфира Досаевага 85 яшь тулган булыр иде