90 СЕЗОН

Яңалыклар

Болгарда “Яңарыш: дастанның заманча укылышы” фестивале узачак

15-23 июльдә Болгарда “Яңарыш: дастанның заманча укылышы” фестивале узачак. Чара Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән уза. Бер атна эчендә төрле халыклар эпосына нигезләнгән спектакльләр, иҗади лабораторияләр, этно-дизайнерлар эшләре һәм башкалар тәгъдим ителәчәк. Чараны тантаналы рәвештә Минтимер Шәрип улы Шәймиев ачачак.

Фестивальның ахыргы көнендә, ягъни 23 августта, Кәрим Тинчурин театры артистлары “Кара пулат” спектаклен куячак!

Фестивальгә рәхим итегез!

Болгарда “Яңарыш: дастанның заманча укылышы” фестивале узачак
Болгарда “Яңарыш: дастанның заманча укылышы” фестивале узачак