90 СЕЗОН

Яңалыклар

Безнекеләр түгәрәк өстәлдә катнашты!

Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында (ТЮЗ) “Инклюзивное искусство в Татарстане” дигән темага түгәрәк өстәл узды. ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Казан дәүләт яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) директоры Айгөл Горнышева, ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаевалар белән бергә әлеге күркәм чарада Кәрим Тинчурин театрыннан Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, баш администраторыбыз Зөлфия Бәшәрова катнашты.