90 СЕЗОН

Яңалыклар

Бездәге мәзәк хәлләр

«Балам»ны алып килдем

Тинчурин театрында нәниләр өчен «Менә сиңа куш кулым» бәби спектакле куелды. Тамашаның премьерасын карарга дип матбуган бүлегендә эшләүче танылган шәхесләр – Татарстанның атказанган артистлары Шамил Фәрхетдинов белән Илсур Мортаза да төшәләр. Мортаза арттарак кала. Шамилне күреп директор урынбасары Марсель Шакиров: «Пустышкаң кайда, бәбиләр спектакле карарга җыенасың бит!» дип шаяртта. Шамил исә югалып калмый: «Мин бит үзем өчен түгел, әнә, баламны алып килдем!»– дип артта елмаеп басып торган Мортазага ишарәли.


«Кыр казларын…» җырла әле!

Бер елны Хәтер көнен үткәргәндә, оештыручылар Исламия Мәхмүтованы Сөембикә-ханбикә итеп киендергәннәр. Менә аны КАМАЗ машинасы әрҗәсендә урнаштырган тәхеттә, Ленин урамы буйлап, Кремльгә таба алып баралар икән. Шулчак ике хатын яраткан артисткасына:

– Исламия, «Кыр казларын…» җырла әле! – дип кычкырганнар.


Кайсы Әнәс?

Театрга яңа өстәлләр китергәннәр. Бушатырга кеше кирәк икән. Театрда яңа гына эшли башлаган бер кызга:
– Әнәскә әйт, ташып куйсын, – дигәннәр. (Сүз сәхнә эшчесе Әнәс турында бара.)
Ә теге кыз өлкән яшьтәге артист Әнәс Галиуллинга шалтыратып:
– Әнәс абый, сезгә өстәл ташырга куштылар, срочно килегез! – дигән.
Озакламый тирләп-пешеп Әнәс абый да килеп җиткән. Эшнең нидә икәнлеге беленгәч, рәхәтләнеп көлгәннәр, ди.

Җиләкле гастрольләр

1976 нчы елда театрда Равил Тумашев Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә” спектаклен чыгара. Төп роль Гомәр ролен – Наил Шәйхетдинов башкара.
Бервакыт, театр әлеге спектакль белән җәйге гастрольләргә чыгып китә. Бер авылда Наил абыйның хатыны Миңнегөл ханым, Зөләйха Хәкимҗанова белән, күп итеп җир җиләге җыйган. Әрәм итеп булмый бит инде: кич, спектакль вакытында, сәхнә артында алар кечкенә электр плитәсендә вареньесын да кайната. Клуб эче башларны әйләндерерлек хуш ис белән тула. Икенче көнне халык:
– Артистлар шулхәтле әйбәт уйнадылар, хәтта чын җиләк исләре чыккан кебек булды, – дип, мактап сөйләгәннәр, ди.


Актуаль шигырь

Тимер Зиннуров талантлы артист һәм оста гармунчы булудан тыш гаять җор телле кеше дә була. Бервакыт артистлар гастрольгә кузгалалар. Юлда театр хәлләре, илдә бәяләр арту турында кызу гапләшү булып ала. Шунда Тимер әфәнде:
Бәяләр арта,
Күтәрелә тариф;
Квартплата түли алмый
Үлеп китте Гариф, – дип, күз ачып йомганчы актуаль шигырен дә чыгара.
Автобус эче алкышларга күмелә.


Өй салганда

Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар Идел аръягындагы бакча өйләрен үз куллары белән төзегән. Түбәсен эшләгәндә Хәлил ага өстән үлчәп, Исламия ханым ул әйткән размерда такталарны кул пычкысы белән кисеп, аңа астан биреп торган. Хәлил ага такталарны кадаклаганда, һаман:

-Тагын дөрес кисмәгәнсең! – дип, сукрана икән.

Берзаман Исламия ханымның түземлеге беткән:

– Әле син шулаймыни?! Рәхмәт әйт! Синең кайчан Халык артисткасының пычкы тотып такта кискәнен күргәнең бар?! – дигән дә ачу белән пычкысын атып бәргән. Моны күреп, Хәлил ага:

– Юк, син дөрес кискәнсең, мин үзем ялгыш үлчим икән бит, карчык! – дип, Исламия ханымны юмалап тынычландырган. Шуннан соң алар эшләрен дәвам иткәннәр, йортларын матур гына салып чыкканнар.