90 СЕЗОН

Яңалыклар

Башкортостанда Тинчурин театры гастрольләре узачак

Пресс-релиз

Театр Уфа шәһәренә дүрт спектаклен алып бара.

29 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Башкортостанда гастрольләре узачак. Алар Тинчурин театрының 90 еллыгы уңаеннан оештырыла.

Уфа «Нур» татар дәүләт театрында дүрт спектакль күрсәтеләчәк. 29 ноябрьдә  «Яратам! Бетте-китте!» (автор – Л.Әминова, режиссеры – З.Харисов) җырлы-биюле комедиясе тәкъдим ителәчәк. 30 ноябрьдә «Хыялый» (автор – С.Әбүзәров, режиссер – И.Мөхетдинов) лирик комедиясе күрсәтеләчәк. 1 декабрьдә уфалылар «Кияү урлау» (автор – С.Юзеев, режиссер – Р.Саттарова) комедиясен карый ала. Гастрольләр 2 декабрьдә «Ашина» (авторы – Р.Зәйдулла, режиссеры – И.Казакбаев) мистик драмасы белән тәмамлана.

Моңа кадәр Тинчурин театры үз спектакльләрен Уфа «Нур» татар дәүләт театрында 2016 елның апрелендә тәкъдим иткән иде. Соңгы тапкыр Тинчурин театрының Башкортостанга гастрольләре 2019 елда «Башкортостан» Дәүләт концерт залында узды.

«Пандемиягә кадәр Башкортостанга гастрольләргә 3-4 спектакль белән ел саен бара идек. Монысы – пандемиядән соң беренчесе. Башкортостан халкы – бик җылы кабул итә торган тамашачы, безнең театрны бигрәк тә. Анда бик күп татарларыбыз яши, башкортлар үзләре дә татарчаны яхшы аңлый. Рус, чуаш һәм башка милләт вәкилләре дә спектакльләребезгә йөри. Мин Тинчурин театрына директор булып килгәч тә, 2002 нче елда Башкортостанда гастрольләр оештырырга туры килде. Меңнән артык тамашачы сыйдыра торган заллар шыгрым тулы була иде. Хәзер «Нур» театры белән эшлибез. Бу юлы гастрольләрдә спектакльләр көндез дә, кичен дә булачак. Башкортостан белән элемтәләрне яңартып, ут күршеләребезгә ел саен бара торган итәргә кирәк», – ди Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Гастрольләргә сайлап алынган спектакльләр арасында башкорт драматургы Салават Әбүзәровның «Хыялый» әсәре буенча куелганы да бар. «Ашина»ның режиссеры – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының режиссеры Илсур Казакбаев.

 Ф.Мөсәгыйтов фикеренчә, хәзерге авыр заманда халыкка җиңелрәк спектакльләр дә кирәк. Тик аларда да – «Яратам! Бетте-китте!», «Кияү урлау»да, гореф-гадәтләр саклануы, гаиләләрнең бердәм, уртак, дус-тату тормышы кебек, әһәмиятле темалар ярылып ята. «Ашина» – тирәнрәк спектакль. Анда тасвирланган хәлләр башкортларга да якын, чөнки Башкортостанда да су басулар булган.

Спектакльләргә билетларны www.teatrnur.ru сайтыннан алырга мөмкин.

Иртәгә, 9 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) Уфада, «Башинформ» мәгълүмат агентлыгында, Тинчурин театры гастрольләренә багышланган пресс-конференция узачак. Чарада Башкортостан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкиле, Уфа «Нур» татар дәүләт театры директоры Фирзәт Габидуллин, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова катнашачак. Туры эфирны Тинчурин театрының «ВКонтакте» төркемендә карарга мөмкин.

Башкортостанда Тинчурин театры гастрольләре узачак
Башкортостанда Тинчурин театры гастрольләре узачак