90 СЕЗОН

Яңалыклар

Байлар Сабасында Тинчурин театры артисткасы Әлфия Хәсәнованың юбилей кичәсе узды

24 сентябрьдә Тинчурин театры артисткасы, Татарстанның атказанган артисткасы Әлфия Хәсәнова юбилеен билгеләп узды. Әлеге истәлекле кичә Саба районы мәдәният йортында Хәниф Тимербаев тарафыннан  оештырылган иде.

Әлфия Якуп кызы Хәсәнова Саба районы Чәбки-Саба  авылында дөньяга килгән. Быел ул 70 ел яшен тутырды. Аны юбилее белән котларга зал тутырып якташлары, туганнары, иҗатын сөючеләр килгән. Һәм, әлбәттә, зур бер автобуска төялеп хезмәттәшләре  – Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары кайткан иде. Юбилярны тәбрикләү өчен шулай ук   Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театрыннан, Әтнә татар дәүләт  драма театрыннан,  Габдулла Кариев исемендәге  Татар дәүләт яшь тамашачы театрыннан делегация, җырчылар Чәчкә, Илһам Шәриф, композитор һәм башкаручы Риваль Хисмәтуллин, журналистлар, Яр Чаллы театрыннан Татарстанның атказанган артисткасы Гөлфия Фәйзрахманова килгән иде.

«Сәхнәгә уралган гомер» дип аталган бәйрәм программасы «Чәбки-Саба» җырын яңгыратып башланып китте. Әлфия Хәсәнованы котлап, Тинчурин театрының директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүз алды. «Хәерле кич, Сабалылар! Ямьле табигатьле,  мул, чибәр якка сагынып кайттык, халкы да шулкадәр киң күңелле , ягымлы. Әлфия апабыз әлеге төбәкнең лаеклы вәкиле, уттай янып тора, сәхнәдә җанын-тәнен биреп иҗат итә, менә дигән итеп шигырьләр сөйли,  җәмәгать эшләрендә дә бик теләп катнаша. Театрыбызга  шундый талантлы  шәхес бүләк иткәнегез өчен олы рәхмәт сезгә!..» – дип тантананы ачып җибәрде Фәнис Наил улы. Иҗади  коллективның профсоюзы исеменнән Илфак Хафизов сәламләде.

Тинчурин театрының артистлары Россиянең атказанаган артисты, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артисткасы Резедә Төхфәтуллина, Әлфия ханымның якташы һәм хезмәттәше Айдар Фәтхрахманов сәхнәдән котлап, җырларын бүләк итте. Әлфия Хәсәнова озак еллар бергәләп иҗат иткән Сәлим Мифтахов, Люция Галләмова, Нуретдин Нәҗмиев, Миләүшә Нәҗмиева, Зөләйха Хәкимҗановалар белән бергә   төрле спектакльләрдән өзекләр күрсәтте. Кунак булып килгән һәрбер театрның артистлары шулай ук тамашачыларга спектакльләрдән  күренешләр тәкъдим итте, юбиляр турында күңел түрендә йөрткән фикерләрне уртаклашып,  аңа изге теләкләрен  җиткерде.

Әлфия Хәсәнованы  улы Искәндәр, авылдашлары, туганнары күркәм датасы белән котлады. Артисткабызның якын туганы, матур тавышлы кызчык Нәргизә Хәсәнова да җыр башкарып, кичәне тагын да бизәп җибәрде.

Кичәдә шулай ук Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Гыйльметдинов, Тинчурин театры артистлары Илгизәр Хәсәнов, Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, Зөлфия Зарипова, Рөстәм Гайзуллин, Сәкинә Минхановалар катнашты.

Фойеда Әлфия Хәсәнова иҗатының төрле чорларын чагылдырган  фотокүргәзмә белән танышырга мөмкин булды. Аны Тинчурин театрының музей җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова әзерләгән.

Тинчурин  театры матбугат үзәге

Байлар Сабасында Тинчурин театры артисткасы Әлфия Хәсәнованың юбилей кичәсе узды Байлар Сабасында Тинчурин театры артисткасы Әлфия Хәсәнованың юбилей кичәсе узды Байлар Сабасында Тинчурин театры артисткасы Әлфия Хәсәнованың юбилей кичәсе узды Байлар Сабасында Тинчурин театры артисткасы Әлфия Хәсәнованың юбилей кичәсе узды Байлар Сабасында Тинчурин театры артисткасы Әлфия Хәсәнованың юбилей кичәсе узды Байлар Сабасында Тинчурин театры артисткасы Әлфия Хәсәнованың юбилей кичәсе узды Байлар Сабасында Тинчурин театры артисткасы Әлфия Хәсәнованың юбилей кичәсе узды Байлар Сабасында Тинчурин театры артисткасы Әлфия Хәсәнованың юбилей кичәсе узды
Байлар Сабасында Тинчурин театры артисткасы Әлфия Хәсәнованың юбилей кичәсе узды Байлар Сабасында Тинчурин театры артисткасы Әлфия Хәсәнованың юбилей кичәсе узды Байлар Сабасында Тинчурин театры артисткасы Әлфия Хәсәнованың юбилей кичәсе узды Байлар Сабасында Тинчурин театры артисткасы Әлфия Хәсәнованың юбилей кичәсе узды Байлар Сабасында Тинчурин театры артисткасы Әлфия Хәсәнованың юбилей кичәсе узды Байлар Сабасында Тинчурин театры артисткасы Әлфия Хәсәнованың юбилей кичәсе узды Байлар Сабасында Тинчурин театры артисткасы Әлфия Хәсәнованың юбилей кичәсе узды Байлар Сабасында Тинчурин театры артисткасы Әлфия Хәсәнованың юбилей кичәсе узды