90 СЕЗОН

Яңалыклар

Артем Пискунов: «Һәр образда йөрәк белән тетрәнәм, аңа үз җанымның бер өлешен салам»

Заманча театр артисты нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Яраткан рольләр бармы? Ничек популяр булырга? Спектакльдән соң тамашачылар белән фотога төшү ошыймы? Әлеге һәм башка сорауларга җавап алу өчен без, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрының популяр актеры Артем Пискунов белән сөйләштек.

– Сез ничек артист булырга уйладыгыз? Сезнең гаиләгездә иҗади һөнәр вәкилләре бармы?

– Мин тумышым белән Мөслим районы Яңа Усы авылыннан. Әтием Олег Романович үз тормышын җирсез күз алдына да китермәде, аның куллары алтын, әйтәләр бит әле, тегүче дә, уручы-сугучы да, курайда да уйнаучы дип, шундый кеше. Ул абзар, ферма мөдире иде, тегермәндә дә, кырда да эшләде. Әнием Гөлсинә – Түбән Гәрәй авылыннан. Укытучы буларак юллама белән Яңа Усыга кайткач, ул үз язмышын әтием белән бәйләгән, авылда калган. Әти белән әни биш бала үстерделәр, мин дүртенче. Безнең гаиләдә артистлар яки сәнгать, сәхнә белән бәйле кешеләр юк. Шулай да һөнәрне сайлауда әнием зур роль уйнады, дип саныйм. Мин әле кечкенә чагында ук яттан шигырьләр сөйли идем. Башта мин мәктәп чараларында, бәйрәмнәрдә катнаштым, соңрак район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясый башладым. Мин сәхнәне әкренләп яратуымны таныйм. Яшьтәшләрем арасында абруй казандым, укытучылар мине мактадылар. Сәхнәдә артист булырга хыялландым, дип кенә әйтә алам. Минем сәлатемне күреп, әнием шуңа туры килә торган уку йортын сайлый башлады. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга керергә уйлаганнар, әмма анда бик яхшы БДИ нәтиҗәләре белән генә алганнар. Ә алга таба мәктәптә укырга теләк юк иде, чөнки сыйныфташларымның барысы да тугызынчы класстан соң китергә уйлыйлар иде.
Язын безнең авылга Минзәлә драма театры килде. Тамашадан соң бер җай табып әни артистларга мөрәҗәгать иткән һәм театр турында сораша. Шуннан соң гаилә советында Казан театр училищесына барасың, дигән карарга килделәр.

– Бу уку йортына керү авырмы? Иҗади имтихан нәрсә күрсәтә?

– Сүз дә авыр түгел! Мин ике бию, ике җыр әзерләдем һәм ике шигырь ятладым. Белмим, татар биюен яхшы башкардыммы,юкмы, тик соңрак ачыкланганча, имтихан бирүчеләр, барыннан да элек, музыканы ишетә белүне, ритмны тоя белүне исәпкә ала. Ә калган барлык нечкәлекләрне уку барышында үзләре өйрәтәчәкләр. Бу өч биремнән тыш иҗади бирем дә кирәк иде-миңа урамның икенче ягында яшәүче саңгырау әбигә аның йортна ут кабуын, янгын башлануын аңлатырга кирәк иде. Үзегез аңлыйсыз, бездә әбиләр дә, янгын да булмады, ә миңа боларның барысын да сурәтләргә кирәк. Имтихан комиссиясе әгъзаларына карап, кулларын селтәп кычкырдым, бәхетсез затларын күрдем. Ул чакта модада булган квадрат борынлы ботинкаларыма карадым да еладым. Нигәдер мин этюдны начар башкардым дип уйладым.
Әти-әнием дә инде миңа сәхнәгә юл ябык, дип уйлаган. Аллаһы тәгаләнең рәхмәте – мине алдылар. Без иртәнге 8дән төнге 10га кадәр укыдык, йокламадык, укуга бирелдек, үзебезне кызганмадык. Нәтиҗәдә, 18 студенттан укып берергәндә тугыз кеше генә калдык. Шуны әйтәсем килә: «Хәзер күпләр талант булса була, дип әйтергә яраталар, янәсе, бу канга салынган. Мин риза түгел. Талант 5 процентка гына роль уйный, калган 95е – тырыш хезмәт, көн саен, сәгать саен. Менә сез тиешле белеме булмаган хирург пычак астына ятар идегезме? Юк. Ә ни өчен сәхнә өчен талант кына кирәк дип саныйлар? Тамашачыга актерлык серләренә ия булмаган кеше нәрсә бирә ала? Кызганычка каршы, хәзер микрофон тотып сәхнәгә үз һөнәрләрен өйрәтмәгән кешеләр чыга, артист гомере буе камилләшә. Сүз уңаеннан әйтеп китим, театр училищесын тәмамлагач, КФУның татар филологиясе кафедрасында белем алдым.

– Артем Олегович, беренче ролегезне хәтерлисезме? Яраткан ролегез бармы, әллә юкмы?

– Беренче тапкыр зур сәхнәдә мин Хәй Вахитның «Кияүләр» әсәре буенча куелган Барлас образын уйнадым. Теләсә нинди роль минем балам, туганым. Якыннарыңны, туганнарыңны сиңа яратырга яки нәфрәт белән карарга ярыймы? Менә шул ук хәл. Һәр образда йөрәк белән тетрәнәм, аңа үз җанымның бер өлешен салам . Син озак вакытлар үз героең образында яшисең, сиңа аның гадәтләре, сөйләме, хәтта фикерләре дә тапшырыла. Өстәвенә, мин барлык геройларымны да яратам: уңай һәм тискәре булсаларда. Актерның максаты-аны тамашачыга дөрес җиткерә белү.

– Сез татар фильмнарында төштегез. Театрга караганда кино актеры булу җиңелрәкме?

Бу төр сәнгатьнең үз кыенлыклары бар, ләкин мин театрда эшләү күпкә катлаулырак дип таныйм. Чөнки монда дубльләр юк, син үз фикереңне аудиториягә беренче тапкырда җиткерергә тиеш, кабатлаулар була алмый. Кешеләр ялган, начар уенны сизәләр. Ә татар киносы ситуациясен мин бик моңсу, дип атар идем. Бер фильм төшерү өчен 50 млн. сумнан да ким булмаган күләмдә акча кирәк. Әйтик, кадерле ләззәт. Мин соңгы тапкыр Микулай фильмында төштем, әмма тамашачылар аны әле күрә алмый, янә финанс проблемалары аркасында. Әмма барыннан да бигрәк татар теленең язмышы аяныч хәлдә булуы борчый. Ана телен белү күпләр мөһим түгел, дип саныйлар. Ә туган телем күңелемә, йөрәгемә, гаиләмгә кирәк. Югары вазыйфага билгеләнгәндә, ике дәүләт телен дә белү мәҗбүри шарт булырга тиеш дип саныйм. Туган тел һәрчак минем кунелемдә.

– Билгеле булганча, тормыш иптәшегез Резеда Сәлахова сәхнәдә хезмәттәш. Ике артист булган гаиләдә яшәү нинди икән? Көнчелек юк?

– Резеда белән студент елларында ук дуслаша башладык. 8 ел элек өйләнештек. Без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Сүз уңаенда, Резеда белән безнең бер язылмаган кагыйдәбез бар: өйдә эш турында сөйләшмәскә. Әлбәттә, бу без спектакльләр турында үз фикеребезне уртаклашмыйбыз дигән сүз түгел. Хатыным «Ак чәчәкләр» фильмы чыкканнан соң бик популярлашты, анда ул төп рольдә иде. Безнең гаиләдә «көнчелек» төшенчәсе юк. Без бер-беребезнең уңышларына шатланабыз, берәр нәрсә дөрес булмаса, борчылабыз. Ә башкача ничек?

– Сезне урамда таныйлармы? Сез үзегезне популяр дип саныйсызмы?

– Мин үземне популяр, дип санамыйм, гәрчә мине таныйлар. Бу, әлбәттә, бәхет. Тамашадан соң бергә фотога төшүне сорасалар, моны яратам. Артист сәхнәгә алкышлар, чәчәкләр һәм тамашачыларның янып торган күзләре өчен чыга.

– Улыгызның артист булуын телисезме?

– Әскәрга 5 яшь кенә, татар балалар бакчасына йөри. Арист булырга киңәш итмәсәм дә, үзе ничек хәл итә каршы килмәбез. Ничек кенә булмасын, без аның карарын хупларбыз.
– Актер булырга теләүчеләргә нәрсә киңәш итәр идегез?
Артист, чын артист булу-авыр хезмәт. Моны Һөнәр сайлаганчы һәркем аңларга тиеш. Әлбәттә, “ артист” булып кыланучылар бар, мин аларны үз акча эшләүче клоуннар дип атар идем. Чын артист тамашачы йөрәгендә мәңгегә калырга тиеш.

– Тиздән сезнең труппа безгә гастрольләр белән киләчәк. Сезнең театр нинди спектакльләр куячак? Сез тамашачыларга ниләр теләр идегез?

-Чаллыга, Түбән Камага көзге гастрольләр туры- татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе, драматург, актер Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган. Тамашачылар сәхнәдә «Беренче тамаша», «Мәхәббәт баскычы», «Акылсыз никах», «Кияу урлау» комедияләрен күрә алачаклар.. Гаиләгез белән килегез, борчуларны онытып ял итерсез.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Иҗади уңышлар һәм алкышлар Сезгә!

Автор: Лия Мәрдегалләмова

Чыганак: «Якты юл» газетасы

Артем Пискунов: «Һәр образда йөрәк белән тетрәнәм, аңа үз җанымның бер өлешен салам» Артем Пискунов: «Һәр образда йөрәк белән тетрәнәм, аңа үз җанымның бер өлешен салам»
Артем Пискунов: «Һәр образда йөрәк белән тетрәнәм, аңа үз җанымның бер өлешен салам» Артем Пискунов: «Һәр образда йөрәк белән тетрәнәм, аңа үз җанымның бер өлешен салам»