90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Алтын битлек» фестивален оештыручылар Тинчурин театры коллективын котлады

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Мәдинә», «Ал яулык, зәңгәр шәл», «Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе» спектакльләре «Алтын битлек» – 2023 фестиваленең экспертлар советы тарафыннан югары бәяләнде. Ә «Ал яулык, зәңгәр шәл» спектакле исә узган сезонның иң күренекле спектакле дип табылды һәм “Алтын битлек”нең лонг исемлегендә урын алды.

«Алтын битлек» Премиясе һәм Фестивале президенты Игорь Костолевский белән «Алтын битлек» фестиваленең генераль директоры Марина Ревякинаның Тинчурин театры җитәкчелегенә юллаган хатында «Умай» опера лабораториясе кысаларында сәхнәләштерелгән «Ал яулык, зәңгәр шәл» спектакле иң сәнгатьле куелыш буларак бәяләнә.

«Без Тинчурин театрының иҗат коллективын бу кызыклы эш белән котлыйбыз», – диелә хатта.

Исегезгә төшерәбез, «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе 1993 елда РФ Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан гамәлгә куела һәм Россиядә иң дәрәҗәле театр премиясе булып санала.

Тинчурин театры  матбугат хезмәте