90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Алкыш”- 2021: тематик лекция

29 нчы апрельдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, Театр журналистлары клубы һәм ирекле тыңлаучылар өчен чираттагы лекция булды. Театр белгече, Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллиме Г.Н.Фәттахова “Театр журналистикасы һәм театрның әдәби бүлеге. Хезмәттәшлек тәҗрибәсе” дигән темага лекция укыды.
Театрыбызда тематик лекцияләр Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «АЛКЫШ» коллаборацион театраль лаборатория-семинары кысаларында узды.