90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Алкыш”- 2021: тематик лекция

27 нче апрельдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, Театр журналистлары клубы һәм ирекле тыңлаучылар өчен чираттагы лекцияләр булды. Театр тәнкыйтьчесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Т.Н.Тихоновец “Театр бүген – чикләр яки тартылу үзәге?”, театр белгече һәм тәнкыйтьче О.В.Кораблина “Музыкаль журналистика. Музыкаль спектакль турында ничек язарга?” дигән темаларга лекция укыды. Әлеге тематик лекцияләр Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «АЛКЫШ» коллаборацион театраль лаборатория-семинары кысаларында узды.