90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Алкыш” лаборатория-семинары: “Кияү урлау”

28 нче апрель Кәрим Тинчурин театры Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «АЛКЫШ» коллаборацион театраль лаборатория-семинары кысаларында С.Юзеевның “Кияү урлау” комедиясе буенча театраль эскиз тәкъдим итте. Режиссеры – Р.Саттарова, композиторы – Г.Тимербулатова. Рәссам Л.Хөсәенова, эскиз алдыннан, лаборатория-семинарда катнашучыларны спектакльнең сценографиясе белән таныштырды. Театраль эскизда исә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты З.Харисов, Татарстанның атказанган артистлары Л.Мәхмүтова, И.Хафизов, талантлы артистларыбыз З.Закиров, Б.Зиннәтуллин, С.Хәбибуллин, Л.Камалиевалар катнашты. Иҗат төркеменең эшен театр тәнкыйтьчесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Т.Н.Тихоновец, театр тәнкыйтьчесе Н.Р.Игъламов, Филология фәннәре докторы, профессор Ә.М.Закирҗанов, театр белгече һәм тәнкыйтьче О.В.Кораблина, Сәнгать фәннәре кандидаты, театр белгече һәм тәнкыйтьче Е.И.Рябова, Театр әһелләре берлеге үзәк аппаратының мәгълүмати-аналитик бүлеге җитәкчесе Ю.Т.Юдина, театр белгече Г.Н.Фәттахова бәяләде. Соңыннан жюри, катнашучылар белән берлектә, эскизга җентекле анализ ясады. Лаборатория 29 нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк.