90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Алкыш” лаборатория-семинары: “Ашина”

“Алкыш” лаборатория-семинары: “Ашина”

29 нчы апрель, 10.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «АЛКЫШ» коллаборацион театраль лаборатория-семинары кысаларында Р.Зәйдулланың “Ашина” драмасы буенча театраль эскиз тәкъдим итте. Режиссеры – И.Нуриҗанов, композиторы – А.Сөнгатуллина, рәссамы – А.Малых. Рольләрне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты З.Харисов, Татарстанның халык артисты И.Хәсәнов, Татарстанның атказанган артистлары З.Вәлиева, И.Хафизов, Х.Хөснетдиновлар башкарды. Иҗат төркеме лаборатория-семинарда катнашучыларны спектакльнең музыкасы, сценографиясе белән дә якыннан таныштырды. “Ашина” драмасы эскизын театр тәнкыйтьчесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Т.Н.Тихоновец, театр тәнкыйтьчесе Н.Р.Игъламов, театр белгече һәм тәнкыйтьче О.В.Кораблина, Сәнгать фәннәре кандидаты, театр белгече һәм тәнкыйтьче Е.И.Рябова, Театр әһелләре берлеге үзәк аппаратының мәгълүмати-аналитик бүлеге җитәкчесе Ю.Т.Юдина, театр белгече Г.Н.Фәттахова бәяләде. Соңыннан экспертлар, эскизда катнашучылар белән берлектә, җентекле һәм тирән анализ ясады, фикерләре белән уртаклашты.