90 СЕЗОН

Яңалыклар

Алар Ватан өчен көрәштеләр!

Театр, киң катлау колхозчыларның ышанычын казанып, меңләгән яңадан-яңа тамашачыларны сәхнә культурасына тартканда, Бөек Ватан сугышы башлана. Бу көрәштә илебезнең миллионлаган намуслы һәм батыр ул-кызлары җирдә тынычлык һәм бәхет булдыру хакына гомерләрен бирделәр. Бу афәттән театр да читтә калмый. Аяусыз сугыш талантлы артистларыбыз, театр хезмәткәрләре Гыйльметдин Хисаметдинов, Абдулла Нигъмәтуллин, баянчы Виктор Котов, Абдулла Зәйнуллин, Фаик Камалав, Барый Фәтхуллиннарның гомерләрен өзә. Театр сәнгате күгендә якты йолдыз булып балкырга тиешле каһарманнарыбыз батырларча яу кырында башларын сала.