90 СЕЗОН

Яңалыклар

Акча! Акча? Акча… (Автор – Раушания Хөснетдинова, Чыганак – “Мәгариф-уку”)

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Зөлфәт Хәким пьесасы буенча куелган «Һәлакәткә бер адым» спектакленең премьерасы булды. Бу инде театрның быелгы 86 нчы сезонында куелучы дүртенче премьера. Спектакль аншлаг белән узды. Партер гына түгел, балконның һәр ярусы да тамашачы белән тулы иде. Спектакльне сәхнәгә режиссер Лилия Әхмәтова куйды. Рәссамы – Сергей Скоморохов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

«Һәлакәткә бер адым» – программа буклетларында жанр урынына булган хәл дип куелган. Сюжет линиясе бер капчык, төгәлрәк әйтсәк, 5 млн сум акча тирәсендә әйләнә. Төп герой Мисхәт әлеге сумканы алар йорты янында гына авариягә очраган машина яныннан табып алып керә. Әле акча тулы сумка табылганчы тамашачыга Мисхәт хатынының чын аждаһа икәне һәр ракурстан ачып күрсәтелә. Ир караватта кырын яткан арада, Галия (Гөлназ Нәүмәтова) идән дә юа, кер дә уа, токмач басып, аш та сала, ирен дә син булдыксыз дип таларга өлгерә. Гомер буе син акча таба алмыйсың, койма ишелгән, түбә тишелгән кебегрәк сүзләр ишетеп яшәгән ир, баштарак бер сумка акчага ни сөенергә, ни көенергә белми. Шулай итеп, акча әлегә гаиләдә кала.

Бу вакытта тамашачы нинди хисләр кичерә соң? Иманым камил: һәр кешенең башына килгән беренче уй – тормышта мондый хәл була алмый. Икенче уй: ярый, яхшы, мондый хәл була кала икән менә мин белер идем бу акчаларны кая куярга…

Ә спектакль ахырына якынлашканда тамаша залында сораштыру үткәрү мөмкинлеге булса, әлеге бер сумка акча кемгә кирәк дип, аңа хуҗа табылмас иде (тагын бер тапкыр иманым камил). Әлбәттә, бүгенге моңсыз җырга, телсез шигырьгә корылган заманда ике сәгатьтән артык фәлсәфи, шәхси психологик драманы тамашачыга үзе аша үткәрү, геройларны кайдадыр аңларга, кайдадыр акларга тырышу җиңел булмады. Бер капчык акчага кем хуҗа булачак? Мөгаен, бу сорауга һәркемнең үз җавабы булгандыр. Бәлки автор варианты күпләргә ошап та бетмәгәндер. Мин үзем дә мәшһүр драматургтан ниндидер бер тормыш кысаларына гына сыймаган чишелеш көткән идем. Тамаша барышында шулай ук эч катып көләсе, үксеп елыйсы килгән иде. Акчага табынган, нәфсе әсир иткән шушы заманда чын хискә урын калмады инде әллә?! Ярату, сөю дә бармы икән соң ул хәзер? Мисхәтнең кызы да бит әнә, үзе чибәр, үзе акыллы, үзе кияүдә түгел. Ә тормышта күпме андый егет-кызлар?!

Актерларның уенына килгәндә… Мисхәт ролен башкаручы Татарстанның аказанган артисты Алмаз Фәтхуллинны үзем өчен көтелмәгән яңа яктан ачтым. Күбрәк комик образларда күренгән артист катлаулы, каршылыклы, спектакльнең буеннан-буена “нишләргә?” дигән сорауга җавап эзләп, бәргәләнүче героен интекмичә, чын профессиональләрчә башкарып чыкты.

Авторга килгәндә… Әлбәттә, Зөлфәт Хәким үзе дә спектакльне карарга килгән иде. “Бүгенге премьерадан нәрсә көтәсез?”, – дигән соруга ул:

– Әле үзем дә анык кына белмим, – дип җаваплады. Аны икеләтә премьера белән котларга була. Чөнки башка зур сәхнәләрне күптән яулаган драматургның әсәре Тинчурин сәхнәсендә беренче куелуы икән.

Гомумән, ул кичтә тамаша залында татар халкының күренекле язучы, шагыйрьләре, артистлары, мәдәният-сәнгать әһелләре күп җыелган иде. Алар арасыннан да премьерага үз фикерен белдерүчеләр табылыр. Шуңа да андый осталар алдында күп язу ярамас дип, шуны гына әйтәсе килә: спектакльне карарга, үзең аша уздырырга кирәк. Дөнья малына карашны чынлап торып үзгәртә торган, бәхетнең кайдалыгын күрсәтә торган әсәр.

Автор – Раушания Хөснетдинова,

Чыганак – “Мәгариф-уку” http://magarif-uku.ru/tt/akcha-akcha-akcha/