90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова “ZAMAN” Татар блогинг мәктәбе катнашучыларына мастер-класс үткәрде

Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган “ZAMAN” Татар блогинг мәктәбе катнашучылары белән очрашты.
Гөлназ ханым катнашучылар белән кызыклы мастер-класс үткәрде. Шулай ук сәхнә нечкәлекләрен ачты, яшь буынга үзенең саллы киңәшләре, тәҗрибәсе белән дә уртаклашып узды.