90 СЕЗОН

Яңалыклар

Аксенов-фест 2019

11-15 нче сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә XIII әдәби-музыкаль “Аксенов-фест 2019” фестивале узачак.

Фестивальнең программасында Россиянең күренекле язучылары һәм шагыйрьләре, композиторлар, музыкантлар, кинорежиссерлар, рәссамнар белән очрашулар, кызыклы мастер-класслар көтелә. Әлеге фестивальнең төп традициясе – “Звездный билет” Халыкара премия тапшыру вакыйгасы булачак.

Фестивальнең мөхтәрәм кунаклары булып, шагыйрь-язучылардан Светлана Васильева, Алиса Ганиева, Гузель Яхина; журналист Татьяна Соловьева; публицист Борис Куприянов; музыкант һәм композитор Андрей Макаревич һәм кинорежиссер Евгений Цымбал; киноактерлар – Рамил Сабитов һәм Евгений Морозов.