90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Ай, былбылым!» спектакленең премьерасы аншлаг белән узды

Аның чираттагы спектакльләре 4 ноябрь 13.00 һәм 17.00 сәгатьләрдә булачак.

26 октябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Ай, былбылым!» спектакленең премьерасы зур аншлаг белән узды.

Шәһәр картлар йортында яшәүчеләрнең моңсу да, көлкеле дә тормышын бәян иткән комедияне (6+) Шамил Фәрхетдинов язган. Спектакльне театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерде.

Театр оешуга 90 ел тулу уңаеннан режиссер Туфан Имаметдинов Шамил Фәрхетдиновтан махсус пьеса язарга сорый. Ш. Фәрхетдинов пьесаны 2023 елның Яңа ел каникулы көннәрендә яза башлый. Алар бергәләшеп Туфан Рифович белән киңәшләшеп, фикерләрне туплап, эшлиләр. Пьеса август-сентябрь айларына әзер була.

«Ай, былбылым!» спектакле Тинчурин театрының 90 еллык юбилее уңаеннан куела. Шуңа анда театрның өлкән буын артистларының барысы да диярлек катнаша. 10 артистның иң өлкәненә – 76 яшь, иң яшенә – 20. Геройларның исемнәре дә үзенчәлекле: Фикус, Гөлҗәннәт, Бүләкбану һәм башкалар.

Рольләрне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артистлары Илгизәр Хәсәнов, Ләлә Миңнуллина, Зөләйха Хәкимҗанова, Миләүшә Нәҗмиева, Илгизәр Хәсәнов, Татарстанның атказанган артистлары Люция Галләмова, Гүзәл Гарәпшина, Сәлим Мифтахов, Гүзәл Гайнуллина, яшь артистлар Лилия Камалиева, Әдилә Хәсәнова башкара.

«Ай, былбылым!» спектакленең премьерасы аншлаг белән узды «Ай, былбылым!» спектакленең премьерасы аншлаг белән узды «Ай, былбылым!» спектакленең премьерасы аншлаг белән узды
«Ай, былбылым!» спектакленең премьерасы аншлаг белән узды «Ай, былбылым!» спектакленең премьерасы аншлаг белән узды «Ай, былбылым!» спектакленең премьерасы аншлаг белән узды