90 СЕЗОН

Яңалыклар

Айдар Фәтхрахманов: “Беркайчан да “ЮК!” – дип әйтә алмыйм (Автор – Рәфидә Галимҗанова, Чыганак – “Идел” журналы, февраль, 2020 ел.)

Гадәттә, сәнгать кешеләре сабый чактан хыялый, иҗатка тартым була. Ә менә ул артист булырга бер дә хыялланмаган. Сүзебез – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Айдар Фәтхрахманов турында.

Айдар Фәтхрахманов – тумышы белән Теләче районыннан. 26 яшь. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. Уйнаган рольләре: Рәсим («Ефәк баулы былбыл кош»), Гатин («Соңгы әсәр»), Илфак («Мәхәббәт баскычы»), Кунак («Кияүләр»), Арслан («Шаян Гөлшаян») Айдар («Гомер буе сине көтәм»), Газиз («Гөләндәм туташ хатирәсе»), Шәрифҗан («Өч аршын җир») һ.б.  

«Шоумен буласым килде»

Айдарны театрга язмыш үзе алып килә. Унберенче сыйныфта бердәм дәүләт имтиханына фәннәр сайлау вакыты килеп җиткәч, «бар фәннән дә иң җиңеле» дип кенә, рус әдәбиятын сайлый. Һәм… имтиханны уңышлы тапшыра. Шулай итеп, мәдәният һәм сәнгать институтына юл тота ул. «Ул вакытта театр юнәлешендә укуны мин башкача аңлый идем, – ди Айдар, студент елларын искә алып. – Сәхнәдә уйнармын дип хыялланмадым. Күбрәк шоумен буласым килде».
Актерлык осталыгы укытучысы Лилия Низамиеваның әзерлек курсларына йөри торгач, үзе өчен театр дөньясы ишеген ача. Институтка сынау имтиханына килгәч, бюджет урыннар аз булуын искәртәләр. Егет югалып калмый: комиссия әгъзаларына бар сәләтен күрсәтә. Бәхетенә, сынауны үткән сигез кеше арасында ул да була.
Беренче курстан ук яшьләр театрында күмәк сәхнәләрдә катнашалар. Разил Вәлиевнең «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» әсәрен сәхнәләштерүне аеруча тәмләп сөйли ул: «Яшьләрчә булсын дип, без аның сүзләрен дә аз гына үзгәрттек әле. 2013 ел җәендә Тинчурин театрында да куйдык. Шул рәвешле. әлеге спектакль репертуарга кереп китте».
«Пигмалион» һәм «Биюче» спектакльләре белән диплом яклагач, Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов Айдарны Оренбург театрына да җибәрергә тели. «Каршы килмәгәнсеңдер бит?» – дип сораштырабыз. Ә ул катгый итеп: «Бармадым, – ди. – Анда китсәм, кайчан әйләнеп кайтырмын дип, баш тарттым. Бигрәк тә туган яктан аерыласы килмәде. Казанны да бик яратам». Һәм курсташлары – Ландыш Ибәтуллина һәм Лилия Камалиева белән бергә Тинчурин театры режиссеры Рәшид Заһидуллин ишеген шакыйлар. Режиссер, билгеле ки, яшьләргә сынап карый һәм озак та үтми, эшкә дә ала.

«Мин яңалыктан куркам»

Айдарның күрешүгә үк: «Мин яңалыктан куркам», – диюе уйга калдырган иде. Шуңа да, «Иҗат кешесенә яңалыктан курку килешәмени?» – дип, эксперименталь спектакльләргә карашын сораштырабыз.
– Бөтен эштә дә сыйфат булырга тиеш, – дип җаваплый ул. – Ни генә булмасын, андый тәҗрибәләрне барыбер халыкка яраклаштырырга туры киләчәк. Ул бит яңалык, тамашачыга чит нәрсә. Шуңа күрә аны кабул итмәскә яки вакыт узгач кына мәгънәсен аңларга мөмкиннәр. Миңа калса, андый спектакль белән сак булу кирәк. Әмма театрлар гел үсештә, яңарышта. Тамашачыны җәлеп итү юлларын эзлиләр. Яшь тамашачы театрларын алсак та, анда импровизация, биюләр – барысы да бар. Димәк, тамашачыга ул да кызык та.
«Башмагым JAZZ» спектаклен искә алабыз. Айдар анда Галимҗанның дустын уйнаган иде.
– «Башмагым» спектакленә әзерлек авырдан барды. Беренчедән, ул мюзикл жанрында. Димәк, гел җырларга һәм биергә кирәк. Икенчедән, анда җитмешенче ел сурәтләнгән. Бәлки ул вакытта яшьләр бездән активрак та булгандыр. Шуңа күрә дәртле яшьлекне уйнау күп әзерлек һәм көч сорады.

«Сәхнәдә Джек Воробейны уйнап карар идем»

Айдарның әлегә яраткан роле «тумаган». Ләкин үзе башкарган һәр роль дә аның өчен якын һәм кадерле. Бигрәк тә «Соңгы әсәр» (Кәрим Тинчурин) спектаклендә Гатин ролен аерып әйтә ала ул.

– Идея бирә торган образларны яратам. Гатин – нәкъ менә шундыйлардан. Спектакльгә тотынганда, бик күп укырга туры килде. Шуннан соң гына героемны күзалладым һәм якын иттем.
«Ә нинди роль башкарыр идең?» дигән сорауга Айдардан башка җавап көткән идек. Ә ул, бераз уйланып торганнан соң, Джек Воробей турында сөйли башлады. Әлеге образны театр сәхнәсендә башкарасы килә икән.

– Аның дөньяга карашы, холкы ошый. Ләкин мин аны пират итеп түгел, ә башкача куяр идем. Ә үзебезнең спектакльләргә килгәндә, «Сүнгән йолдызлар»да Мәхдүмне уйныйсым килә.
Айдар, башка артистлар кебек үк, үзе башкарган рольләргә җитди карый. Дөрес, кичләрен текст ятлап уздырмый. Өендә гаиләсе, баласы, үзе әйтмешли, ипотекасы бар… «Репетиция вакытында артистка төп таләп – сүзне ятлау һәм вакытында килү», – ди Айдар, теманы дәвам итеп. Ул үзе пунктуаль кеше. (Интервьюга төгәл вакытында килде. – Авт.) Ә үзендә яратмаган сыйфаты – ялкаулык.
– Ялкау булсам да, артык яхшы кеше мин. Беркайчан да «Юк!» – дип әйтә алмыйм. Шуңа күрә ялгышам да. Булдыра аламмы, юкмы – барыбер ризалашам. Соңгы чиктә «икенче юлы юк диярмен әле», – дип, үземне тынычландырырга туры килә.

Автор – Рәфидә Галимҗанова,
Чыганак – “Идел” журналы, февраль, 2020 ел.

http://idel-tat.ru/news/kultura-tt/berkaychan-da-yuk-dip-yt-almyym