90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Адымнар» мәктәбе укучылары “Пушкин картасы” белән спектакль карады

Тинчурин театрында «Адымнар» мәктәбе көне узды һәм 300 укучы, укытучы Г.Камалның “Беренче театр” спектаклен карады. Театрга сәфәр “Пушкин картасы” кысаларында узды. Яшь тамашачылар спектакльне зур кызыксыну белән карады, чөнки әлеге классик әсәр һәрбер буын вәкиленә кызыклы.

Укучылар сүзләренчә, аларга “Беренче театр”ның яңача куелышы, тамашага җырлар, биюләр кертелү ошаган. Укытучылар исә мәктәп программасында булган әсәрләрне сәхнәгә чыгаруны телне, мәдәниятне саклауда файдалы эш дип саный.

Татар театр сәнгатен үстерүдә зур өлеш кертүе өчен К.Тинчурин театры исеменнән “Адымнар” мәктәбе җитәкчесе Айдар Шәмсетдиновка рәхмәт хаты тапшырылды. Театр алга таба да “Адымнар” мәктәбе белән иҗади юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәчәк.

Билгеләп узыйк, “Пушкин картасы” программасын гамәлгә ашыру өчен Тинчурин театры һәр атна Казан һәм Татарстан районнарындагы уку йортларында спектакльләр күрсәтә.

Узган елның 1 нче сентябреннән яшьләр арасында Россия күләм мәдәни чараларны популярлаштыру максатыннан тормышка ашырылган “Пушкин картасы” Бөтенроссия мәдәни программасы старт алды. 5000 сумлык бу уникаль картаны “Госуслуги. Мәдәният” мобиль кушымтасы яки “Почта банк” аша 14-22 яшьтәге Россия кешеләре үзләрендә булдыра ала.

Тинчурин театры матбугат үзәге

«Адымнар» мәктәбе укучылары “Пушкин картасы” белән спектакль карады «Адымнар» мәктәбе укучылары “Пушкин картасы” белән спектакль карады
«Адымнар» мәктәбе укучылары “Пушкин картасы” белән спектакль карады «Адымнар» мәктәбе укучылары “Пушкин картасы” белән спектакль карады