Шәриф Хөсәеновның моннан ярты гасыр элек язылган “Әни килде” пьесасы кабат сәхнәгә кайта.
Гомерен балаларына багышлаган, аларның бәхете өчен барына да әзер булган ананың фаҗигасе нидә?! Балаларның үсеп үз юллары белән китүе табигый күренеш. Тик гомернең туктаусыз агышында үзләренә гомер биргән әниләрен онытулары аяныч… Сәяр, туганнарына әйтмичә, әнисенең хәер-фатыйхасын да алмыйча өйләнергә җыена, калган балаларның да үз мәшәкатьләре… Шушы ыгы-зыгыда, яшәү белән үлем арасында көрәшкән ана кирәксез бер “җиһазга” әверелә…
Әлеге пьеса – безнең гаеп-хаталарыбызны ничек бар шулай чагылдыручы рәхимсез көзге ул. Бу әсәр безне иң мөһим әйберләр хакында туктап уйланырга этәрә: буыннар арасындагы бәйләнеш, нинди генә хәлдә дә чын кеше булып калу, якыннарны исән вакытта кадерләп өлгерү…