90 СЕЗОН

Яңалыклар

Әниләр көне белән тәбрик итәбез!

Бүген иң газиз кешеләребезне – Әниләребезне аеруча зурлый торган көн. Чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез!
Кешелекнең дәвамчылары, һәрберебезгә якты дөньяны бүләк итүчеләребез алдында баш иябез, бәхетле тормыш телибез. Аларның кайгыртуы, төпле киңәше, җылы кочагы һәрчак безгә яшәргә көч өстәп торсын иде. ” Оҗмах – аналарның аяк астында”.

Тинчурин театрында бүген, Әниләр көне уңаеннан, әдәби-музыкаль кичә оештырыла. Әлеге чара “Беренче театр” спектакле алдыннан, 16.00 сәгатьтә башлана. Татарстанның халык артисткасы Резедә Төхфәтуллина, Татарстанның халык артистлары Сәкинә һәм Рамил Минхановлар, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлчәчәк Хафизова,
Татарстанның атказанган артисткасы Мәүлидә Нургали катнаша, Концертта Тинчурин театрының Ильяс Камал җитәкчелегендәге камера оркестры да чыгыш ясаячак.