90 СЕЗОН

Яңалыклар

Үткән юлың данлы, театр!

6 ноябрь – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының туган көне – 87 яшь!
16:30 сәгатьтә театр фойесында “Үткән юлың данлы, театр!” дип исемләнгән чара узды. Артистлар һәм Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр төрле истәлекләр аша тамашачыларны театрның данлы үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырып узды. Чараның оештыручысы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова.
17:00 сәгатьтә тамашачыларга Кәрим Тинчуринның легендар “Сүнгән йолдызлар” спектакле күрсәтелде.
Антракт вакытында, тамашачылар өчен «Безгә 87!» дип исемләнгән кызыклы викторина үткәрелде.
Тугры тамашачыбыз Алсу Сәйфетдиновага спектакльләрне бушлай карау мөмкинлеге бирә торган сертификат тапшырылды.
Очрашу урыны – Тинчурин театры!