90 СЕЗОН

Яңалыклар

Җир йөзенең “сигезенче” могҗизасы (“Шәһри Казан”, автор – Инзилә Хөсәинова)

Дөньяда җиде могҗиза бар диләр, ә мин шуның сигезенчесен күрү бәхетенә ирештем дисәм дә, артык булмас. Сүзем мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен оештырылган “Могҗиза” театр студиясе турында.

Инде өченче сезон рәттән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында яшь артистлар сәхнә серләренә төшенә. Алар “үзенчәлекле” булса да, сәламәт кешедән берни белән дә аерылмый. Киресенчә, яшәргә омтылышлары, киләчәккә корган өмет-хыяллары, көчле рухлы булулары белән сокландыралар. Әле алай гына да түгел, горурланыр һәм шаккаттыра алырдай уңышлары, югары дәрәҗәләре дә бар аларның. Беренче иҗат җимешләре – “Булмас димә – була шул!” дип аталучы тамашалары инде күпләрне таң калдырган. Инвалид һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен уздырыла торган “Мин булдырам! Иҗатка чикләр юк” бәйгесендә дә призёр алар. Пандемия сәбәпле кичектерә барган бүләкләү тантанасы 20 сентябрьдә К.Тинчурин театры бинасында узды.

Араларында ниндиләре генә юк: җырга-моңга осталары да, матур сөйләп шаккатыручылары һәм хәтта киләчәкләрен журналистика белән бәйләргә теләүчеләре дә. Әмир Нуриев та шундыйлардан.
– Бирегә килгән көннән алып, бүгенгә кадәр театр дөньясында кайнавыма үкенгәнем юк. Үземнән дә бигрәк, минем белән бергә шөгыльләнүче дусларым өчен сөенәм. Бу эшләр – безнең күмәк хезмәтебез. Мәктәп булганда, театрны ташламаячакмын, әлбәттә, ләкин укып бетергәч, үземне журналист буларак күрәм. Спорт өлкәсе кызыктыра, бигрәк тә теннисны яратам, – ди Әмир.

Әйе, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән шикелле, Әмир дә үз алдында киртәләр күрми. Театрдан кала башка түгәрәкләргә дә йөрим, ди. Чыннан да, балалар төшенкелеккә бирелми, үзләрен гап-гади сәламәт кешеләр төсле тоталар, чөнки яннарында аларны канатландырып торучы укытучылары да бар.
“Могҗиза” театр студиясенең чишмә башында торучы, беренче көннәрдән үк балаларны үзенеке кебек кабул иткән, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов та алар белән чиксез горурлана.

– Дөресен генә әйткәндә, башлап китүе җиңелләрдән булмады. Курку хисе дә үзенең барлыгын сиздере. Ләкин балалар белән беренче очрашудан соң, аларның нурлы йөзләрен күреп, тагын да канатландым, эшләү теләге үзеннән-үзе уянды. Алар күзгә генә карап тора, аралашасы килүләре дә көчле, хыяллары да зурдан. Аларга һич кенә дә мөмкинлекләре чикле балалар дип карамыйм, бер-беребезне шул кадәр үз иттек: кочаклашабыз, дусларча утырып сөйләшәбез, дәрес бирүләре дә җиңелрәк, – дип сөенечен яшерә алмады ул.

Билгеле, мондый зур эшкә ялгызың гына тотыну мөмкин түгел. Бигрәк тә театр сәнгатендә. Һәрбер хәрәкәт, сүз, дөрес сулыш алу, үз-үзеңне тота белү өчен аерым укытучылар җавап бирә. Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова балаларны сөйләм осталыгы серләренә төшендерсә, театрның яшь талантлы артисты Салават Хәбибуллин аларга сәхнә хәрәкәтләрен өйрәтә. Ачык дәрестән кайбер күнегүләрне без дә күрә алдык. Дөресен әйтергә кирәк, каз тәннәренә кадәр чыкты, ә күзләрдә мөлдерәмә тулы яшь иде. Юк, кызгану түгел, киресенчә, алар өчен горурланып, шатлыктан тулган күз яшьләре иде бу. “Без һәрдаим күрешеп торсак та, очрашкан саен әле һаман да шушы ук хисләрне кичерәбез”, – ди укытучылары да.

– Гадәти балалар белән эшләүгә караганда, мин алар белән шөгыльләнүне күбрәк үз итәм. Шунда ук отып алалар, өйрәнәләр, үз өсләрендә эшлиләр, ә иң мөһиме – якты хыяллар белән яшиләр. Барып чыкмаган очракларда да, башларын түбән имиләр. Без дә аларны орышмыйбыз, күңелләрен төшермибез, бер-беребез белән уртак телне бары тик елмаю аша табабыз, – ди остазлары Салават Хәбибуллин.
Балалардан да бигрәк әти-әниләре сөенә! Кайсысыннан гына сорасаң да, “Сабыебызны әлеге түгәрәккә биреп ялгышмаганбыз, үкенмибез дә!” – ди алар. Люция Емекова кызы Эльзаны инде ике сезон рәттән бирегә җитәкләп алып килә, шунлыктан әйтер сүзләре дә шактый җыелган.

– Ничек инде шуларга карап горурланмыйсын?! Туганнар, дуслар арасында үзе бер дәрәҗә. Кызыбыз моныңчы артык оялчан иде. Профессиональ укытучылар белән шөгыльләнү үзенекен итә: сөйләмендә дә үзгәрешләр тоябыз, үз-үзен тотышы да бөтенләй башка. Балабыз шундый ачык, тормыш сөючән була алыр дип күз алдыбызга да китерми идек, – дип уртаклашты ул шатлыгы белән.
– Тинчурин театры дигәч үк, күңелгә рәхәт булып китә. Без курыкмыйча, каушамыйча җиңүгә таба атладык. Бердәм булганга күрә уңышка ирештек тә. Остазларымны бик хөрмәт итәм һәм мондый җиңүләр соңгысы булмас дип ышанам! – ди Анель Имамиев.

Язмыш аларны шундый зур сынау алдына куюга карамастан, чикләрне бәреп чыгып, яши белә алар. Үзләренең гимннарын да иҗат иткәннәр инде. “Без бергә! Без көчле!” – дигән сүзләре генә дә киләчәккә ышаныч уята. Әле сау-сәламәт, дүрт саныбыз төгәл килеш тә, зарланырга сәбәп табып, авыр сулап утырган чакта, кемнәрдер яшәү өчен җанын бирә. Моның өчен вакытын да, үзен дә, мөмкинлекләрен дә кызганмый. Эчке дөньялары якты, намуслары саф һәм күңелләреннән үк җылы бөркеп торганга күрәдер.

Автор – Инзилә Хөсәинова;

Чыганак – “Шәһри Казан” газетасы, №101 (6298) http://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/ochenche-sezon-rttn-tinchurin-teatrynda-zenchlekle-artistlar-skhn-serlren-tshen