90 СЕЗОН

Яңалыклар

Яраткан тамашачыларыбыз игътибарына!!!

Хөрмәтле тамашачыларыбыз!!! Тинчурин театрында сезнең кичегезне матур һәм күңелле үткәрү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган:
Спектакльләребезгә билетларны кассадан
8 (843) 238-56-17 , онлайн  http://tickets.tinchurinteatr.ru/ алырга мөмкин;
Спектакльләрне рус теленә синхрон тәрҗемә итү каралган;
Театрыбыз тарихына, күренекле шәхесләренә багышланган матур күргәзмә залы эшли;
Театрыбыз кафесы ишекләре тамашачыларыбыз өчен һәрчак ачык;
Намаз уку өчен аерым бүлмә каралган;
 Нәни кунакларыбыз өчен балалар почмагы бар;
Мөмкинлекләре чикләнгән тамашачыларыбыз өчен махсус лифт, пандуслар, инвалид коляскалары, туалет бар;
Спектакль вакытында тамашачыларга машина кую өчен 60 урынлы парковка эшли.
Кадерле тамашачыларыбыз!!! Сезне спектакльләребездә көтеп калабыз!!!