90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Язмышым юллары”

Республикабызның күренекле, иң үзенчәлекле әдибе һәм шагыйрьләренең берсе Разил Вәлиев әсәрләре буенча куелган “Язмышым юллары” спектакле каһарманнары, нәкъ безнең кебек үк, үз бәхетләрен эзлиләр…
Һәм алар язмыш белән йөзгә-йөз очрашып, шатланып һәм борчылып, өметсезләнеп һәм хафаланып, әкрен генә гомер йомгагын сүтәләр. Һәр кешенең язмышы – үзе бер романга тиң. Әлеге спектакльнең каһарманнары да, нәкъ безнең кебек үк, көләләр, елыйлар, борчылалар, яраталар, көрәшәләр. Бары Өмет кенә үзләренә төрле сынауларга бирешмичә, гомер юлыннан ахыргача үтәргә көч бирә. Чөнки Ул безнең һәрберебезнең дә күңелендә яши. Кичә дә. Бүген дә… Һәрвакыт.
“Язмышым юллары” спектаклендә Разил Вәлиевнең проза әсәрләре һәм шигырьләре җырлар белән, ә тормышыбызның кырыс чынбарлыгы исә көйле СҮЗ белән үрелеп бара.
Спектакльнең премьерасы 2012 елның 28 декабрендә булды.