90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе” спектакле премьерасы (фоторепортаж, 1 көн)

2 декабрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе” спектакленең премьерасы узды. Спектакльне театр тәнкыйтьчеләре, журналистлар һәм иң мөһиме тамашачылар югары бәяләде.

Пьеса авторлары – Айрат Бик-Булатов, Миләүшә Гафурова, Энҗе Дусаева, Йолдыз Миңнуллина. Спектакльнең режиссеры – Сәрдәр Таһировский (Венгрия), рәссамы – Анна Мария Купаж (Венгрия), композиторы – Бакк-Давид Ласло (Венгрия), хореографы – Марсель Нуриев, ут кую буенча рәссамы – Илдар Шакиров.

Спектакльдә рольләрне Фәрһад Мөхәммәтҗанов, Илгизәр Хәсәнов, Гүзәл Гарәпшина, Альбина Гашигуллина, Зөлфәт Закиров, Салават Хәбибуллин, Гөлназ Нәүмәтова, Зөлфия Вәлиева, Алмаз Муллаянов, Гүзәл Гайнуллина, Диләрә Фәттахова, Венера Низамова башкара.

“Ядәч! Исемдә!..” спектакле алты яшендә Казаннан Венгриягә күчеп киткән Сәрдәр Таһировскийның балачагына, 1980 еллар уртасы – 1990 еллар башы Казан шәһәренә, шул чор вакыйгаларына һәм болгавыр еллардагы кеше язмышларына багышланган.

“Ядәч! Исемдә!..” спектакле 3 декабрьдә һәм 13, 28 гыйнварда куелачак. Тинчурин театрының яңа спектаклен карарга ашыгыгыз!