90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Ядәч! Исемдә!» акциясе

Ел ахырына кадәр Баумандагы “Әкият” гаилә кафесына килүчеләр “Ядәч! Исемдә!” уенын уйнаячаклар. Шарты: “Әкият” кафесы кунаклары заказ биргән чакта “Ядәч!” дияргә, ә официант, үз чиратында, “Исемдә!” дип җавап кайтарырга тиеш булачак. Уенда катнашучыларга бушлай десерт сайлау мөмкинлеге биреләчәк. Әлеге уен 2, 3 нче декабрьдә Кәрим Тинчурин театрында булган “Ядәч! Исемдә!

Бер гаилә трагикомедиясе” спектакле премьерасының үзенчәлекле дәвамы булып тора. Казанда туган, балачагы 1980-90 нчы елларга туры килгән күренекле венгрия режиссеры Сәрдәр Таһировский турындагы спектакльдә вакыйгалар шул еллардагы тәгәрмәч эчендә тиен һәм ишек янында Шүрәле сыны каршы алган “Әкият” кафесында, Һ.Такташ урамындагы йортның ишегалдында, дачада бара.

Кеше тормышында Хатирәләр һәм Хәтернең никадәр мөһим урын алып торганлыгы турындагы бу спектакль Ядәч! Исемдә! дип аталган таныш балалар уенын хәтерләтә. Һәм ул, һичшиксез, венгрия режиссерының балачак шәһәре – Казанга кабат әйләнеп кайтуы кебек тоела.

Әгәр уенда катнашучы “Әкият” кафесы кунаклары К.Тинчурин театры кассасында “Әкият”/“Сказка” сүзен әйтсә – аңа билет 20% ташлама белән сатылачак.