90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Чулпан” спектакле турында тамашачы фикере!

Алинә:  Рәзилә дускай  белән Кәрим Тинчурин театрына @k_tinchurin_teatri барып, “Чулпан” спектаклен тамаша кылып кайттык ??? Шул уңайдан талантлы, мөлаем, яраткан актрисам, әлеге спектакльнең төп герое – @rezeda_saliakhova белән фотога төшү бәхетенә дә ирештем ?? Спектакль тирән мәгънәле, тәрбияви, тормышчан булуы белән тамашачыны үзенә җәлеп итә ???? Ул җавапсыз һәм газаплы мәхәббәт хакында ? Шуңа да мин бу спектакльне яшь буынга тәкъдим итәм, андагы булган вакыйгаларны барлап, уйланып, гыйбрәт алып кайтырга өндим… Һәрберебез үз кадеребезне белеп яшик, үзебезне ихлас күңеленнән яраткан кешене яратыйк һәм бәхетле булыйк! ??