90 СЕЗОН

Яңалыклар

Чувашиядә иҗади очрашу

Чувашиядә яшәүче татарлар белән очрашуны театр коллективы һәрчак түземсезлек белән көтеп ала. Традицияне саклап, спектакль тәмамланганнан соң артистлар тамашачылар белән аралаша, җырлы-биюле кичәдә кадерле кунаклар алар.

Театр коллективы гастрольне оештыруда күрсәткән ярдәме өчен Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдиновка зур рәхмәтләрен белдерә. Шулай ук Урмай авылы халкына җылы каршы алулары, спектаклебезне яратып кабул итүләре, алкышлары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.